+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
22 ноябрь 2019, 03:12

Милләттәшләр “Нур” гәзитен сагына

Санкт-Петербургта беренче татар медиафорумы үтте

Санкт-Петербургта беренче татар медиафорумы үтте


Табигать безне иксез-чиксез рухи байлыклар, күңел һәм йөрәк аша гына тоя алырлык рәхәт-ләззәтлекләр дөньясына тудырган. Әлеге рухи байлыклар арасында бернинди матди байлык белән дә чагыштырырга мөмкин булмаган бер нәрсә бар. Ул — туган тел. Бүген хәтта төбәкләрдә дә саф татар телендә сөйләшүче, язучы һәм укучы милләттәшләр сирәк очрый торган асылташка әйләнеп бара.


Туган телдә нәшер ителүче гәзит-журналлар саны кискен кимеде. Оныклар нәнәй-картәтиләре белән туган телендә аралашмый. Хәтта яңа туган балага да, аңлыймыни ул дип, урысча дәшәләр. Рухи ярлылыкка матди авырлык килеп кушылды. Туган телнең, укуда, аралашуда тормыш ваклыклары, көндәлек мәшәкатьләр белән капланып, аста калу куркынычы бар. Тормыш һәм көндәлек яшәеш үзе ана телен читкә этәрә, аның мөһимлеген һәм әһәмиятен акрынлап юкка чыгара.

Менә шушындый шартларда ана теле өчен көрәш бара. Туган телне сакларга теләүче сафларда андый милләтпәр­вәрләр сирәк булса да бар.

Санкт-Петербургның Милләтләр йортында узган беренче төбәк татар медиафорумы күңелне чиксез борчыган әнә шул мәсьәләләргә багышланды. Ана телендә нәшер ителүче тәүге татар гәзите “Нур”ның туган җире буларак та мондый мөһим сөйләшүнең Санкт-Петербургта оештырылуы һич гаҗәп түгел. Күптән кирәк булган һәм әллә кайчан өлгереп, көн үзәгенә чыгасы сөйләшү иде бу.

Туган тел мәсьәләсе, ана телендәге матбугат төрле халыкларны гасырлар буена борчыган. Милләттәшебез һәм ватандашыбыз Атаулла Баязитов дистәләгән ел буена ана телендә гәзит нәшер итү өчен көрәшкән. Күп телләр белгән Баязитов ул гәзитне башка телдә дә бастыра алыр иде. Әмма ватан­пәрвәр һәм милләтпәрвәр буларак, халкын һәм телен кайнар сөйгән шәхес башкача эшли алмый. Телләр көрәше әле дә дәвам итә. Җиңәбезме без бу көрәштә, туган телебезне саклап кала алачакбызмы, юкмы — монысы һәр татарга бәйләнгән.

Дөрес, узган гасырның 60-70нче еллары белән чагыштырганда, хәзерге вакытта туган телдәге басмаларның хәле шактый авырлашты. Бу, бер яктан, матди тотрыксызлык һәм, икенче яктан, тормыш ыгы-зыгысы белән аңлатыла. Интернетның һәр өйдә булуы да кәгазь басмаларга аяк чала. Әмма кәгазь битендә дөнья күрүче вакытлы матбугатның интернеттагы хәбәрләрдән бик зур өстенлеге бар. Гәзитне кулга тотып укып була, аны тиражлап саклап була. Ул югалмый. Ана телендәге сүзләрне укып — күрергә һәм дөрес язылышын өйрәнергә мөмкин. Кайберәүләр интернет битендә татарча язышалар. Ә хәрефе урынына Э, Ө урынына О, Ү урынына У һәм башка шундый якын торган хәрефләрне файдаланалар. Нинди туган тел була инде ул?!

Шушы уңайдан, кечкенә генә лирик тайпылыш. Күптән түгел без “Татарча диктант” яздык. Кайчандыр мәктәптә туган телне өйрәнүчеләр юк иде анда. Ә менә шунысы сөенечле булды: яшьләр күп иде. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре булу да куандырды.

Әйтергә кирәк, тәүге татар медиафорумы кысаларында түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү шактый җанлы барды. Һичшиксез шунысы ачыкланды: туган те­лебездә сөйләшүчеләрне дә, авыр аралашучыларны да, укый һәм яза белүчеләрне дә, белмәүчеләрне дә туган телебезнең һәм милли матбугатның, аерып әйткәндә, “Нур” (ул төрле елларда “Нур”, “Нур-Петербург” һәм “Нур-Свет” исемнәре астында чыкты) гәзитенең бүгенге торышы шактый борчый икән. Шунлыктан “Нур-Свет” гәзитенең алдагы язмышы чыгышларда төп урынны биләде.

Беренче Петербург Татар медиафорумында Бөтендөнья татар конгрес­сының Мәгълүмати хезмәт һәм масса­күләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең катнашуы әлеге чарага аеруча җанлы­лык һәм җитдилек өстәде. Гөлназ ханым “Татарлар” гәзите хакында тулы аңлатма бирде.

Яшьләр арасыннан https://piter.tatar| порталына нигез салучы һәм аның авторы, Санкт-Петербург татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров чыгышы аеруча күп мәгьлүмат бирде. Ул җыелучыларга үзе алып барган зур һәм җитди эшне экранда күр­сәтеп кенә калмыйча, җентекләп сөйләде дә.

Чара түгәрәк өстәл форматында оештырылган иде. Анда журналистлар, матбугат вәкилләре, туган якны өй­рәнүчеләр, блогерлар, җәмәгать эш­леклеләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни оешмалары әгъзалары һәм эшкуарлар катнашты.

Медиафорум түгәрәк өстәле бу көнне кайнар чәйдән генә түгел, кызу бәхәсләрдән дә кайнап торды. Иң мөһиме: берәү дә ана теленә һәм туган телдә матбугат басылуга битараф булмавын күрсәтте.

Тәүге татар гәзите туган төбәк арытаба да бу мәсьәләдә ныкышмалылыгын һәм революцион кыюлыгын күрсәтер дигән өметтә калабыз.


Зәрия Хәсәнова,

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге

татар журналистлары клубы рәисе.
Читайте нас