+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
3 декабрь 2019, 21:15

Каз өмәсе – авыл бизәге

Авылда тормыш агышы тынычрак, ир-егетләре гайрәтлерәк, хатын-кызлары сабыррак һәм уңганрак, гомумән, кешеләр ихласрак, табыннар да мулрак. Бу күмәк эшләрдә, җыеннарда аеруча ачык күренә. Илеш районының барлык авыл биләмәләре белән беррәттән “Аек авыл” акциясенә кушылган Рсай авылында шундый бәйрәмнәрнең берсе – каз өмәсе гөрләп үтте.

Авылда тормыш агышы тынычрак, ир-егетләре гайрәтлерәк, хатын-кызлары сабыррак һәм уңганрак, гомумән, кешеләр ихласрак, табыннар да мулрак. Бу күмәк эшләрдә, җыеннарда аеруча ачык күренә. Илеш районының барлык авыл биләмәләре белән беррәттән “Аек авыл” акциясенә кушылган Рсай авылында шундый бәйрәмнәрнең берсе – каз өмәсе гөрләп үтте.
Туган авылын яратып, аңа тугры калган һәм бөтен гомерен шушында үткәргән, тырыш хезмәтен аңа багышлаган, бүген авылдашлары өчен җан атып йөрүче, ачык йөзле, киң күңелле Рәзиф Галиев йортында булды өмә. Иртәдән үк капка төбендә корылган табынның түрендә самавыр шаулап утыра, күчмә мич плитәсе өстендә табадан төшкән тәбикмәкләр кайнарланып тора. Хуҗа кеше күрше-күләнне, авылдашларын, килгән кунакларны тәм-том белән сыйласа, өйдә хуҗабикә Мөнирә апа һәм өмәче хатын-кызлар кызу эш өстендә – каз йолкалар иде.
Ул арада авыл хакимияте башлыгы Рим Садыйков тантананы ачты. Чыннан да, рсайлыларның мондый бәйрәмнәр үткәрер өчен кәефе күтәренке. 900дән артык кеше яшәгән шушы Рсай авылыннан гына торган биләмәдә “Урал” хуҗалыгы – ышанычлы эш бирүче. Мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчалары яңартылып-төзекләндерелеп тора. Авыл өстенә иман нуры чәчеп мәчет утыра. Күптән түгел урындагы башлангычларга ярдәм программасы нигезендә мәдәният йорты тулысынча ремонтланган. Биш ел элек иң яхшы авыл биләмәсе буларак республикага танылган авыл ул Рсай.
Бәйрәмдә җырлаучылар да, сүз алып сөйләүчеләр дә күп булды. Рәзиф абый үзе язган шигырь дә яңгырады. Авылның ветераннар советы рәисе, старостасы Җәүдәт Камаловның бу эштә дә зур ярдәме тигән. Авыл баянчылары арасында башлап йөрүче исә – яугир-интернационалист Илдар Кәримов. Бик күп популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов бәйрәм кунагы булды.
Өйдә эшләрне төгәлләгән кызлар авылны икегә бүлеп агып ятучы Базы елгасына каз чайкарга төшкәндә зур, төзек йортлардан торган матур урамнан бару үзе бер күңел шатлыгы иде. Киләсе елда да, һичшиксез, Базы буенда язын талга кунып сайраган сандугач җырын көзен казлар каңгылдавы алмаштырыр әле.
Читайте нас