Башкорт корылтае Башлыктан яклау сорый.
Бөтендөнья башкортлары корылтае, башкорт иҗтимагый оешмалары исеменнән 14 декабрьне Башкорт теле көне итеп раслауны сорап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.
Башкорт теле көнен кертү тәкъдиме Бөтендөнья башкортларының 5нче корылтаенда кертелгән иде, дип хәбәр итә “Башкинформ”.
Мөрәҗәгатьтә мондый көннәрнең туган телне һәм халыкның рухи кыйммәтләрен саклауга хезмәт итүе билгеләнә.
ЮНЕСКОның 2018 елдагы “Юкка чыгучы телләр атласы”ннан күренүенчә, башкорт теленә нәкъ шундый тел статусы бирелгән.