"Әсәм теле миңә - сәсән теле" дигән бәйрәмгә бик күп якташлар җыелды.
14 декабрьдә Мәскәүдә Башкорт теле көненә багышланган "Әсәм теле миңә - сәсән теле" бәйрәме җылы һәм бик матур чара булды. Туган телдә алып барылган бәйрәмдә шигырьләр, җырлар яңгырады.Чарада сәламләү сүзе белән Башкортстанның Мәскәүдә Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиков чыгыш ясады.
Чарада Башкортстанның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы Земфира Сәхипова, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсия Нагаева да катнашты.
Кичәдә Мәскәү югары уку йортлары студентлары башкорт телендә шигырьләр укыды. Мәскәү башкортларын туган телгә өйрәтү турында бәйрәм кунакларына курслар кураторы Рөстәм Исхаков һәм укытучы Резедә Бүләканова сөйләде.
Туган тел кичәсендә Башкорт корылтае активистлары Арсен Кәримов, Зәбидә Хаҗиева, Ләйсән Әхмәдуллинага Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грамоталарын тапшырдылар.
Бәйрәмдә актив катнашучыларны да игътибарсыз калдырмадылар —Мәскәү шәһәренең Башкорт корылтае һәм “Сәсән” иҗат берләшмәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичәнең мәртәбәле кунаклары арасында совет һәм Русия скульпторы, педагог, профессор, академик, Русиянең халык рәссамы, СССР рәссамнар берлеге әгъзасы, 40тан артык монументаль композицияләр авторы Салават Щербаков та бар иде. Ул зур дулкынлану белән Ырынбур өлкәсенең Саракташ районында туып-үскән әтисе турында сөйләде, аның туган ягына кайтуы, Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае әгъзалары белән очрашулары турында истәлекләре белән бүлеште. Башкорт телен саклап калуга, үстерүгә багышланган кичәдә туган як та искә алынды.
Чара Мәскәү шәһәренең башкорт корылтае башкарма комитеты һәм “Сәсән” иҗат берләшмәсе тарафыннан Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.