+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
25 декабрь 2019, 10:50

Генерал Мәхмүт Гәрәев вафат

Бүген иртән Совет һәм Русия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булды. Аңа 96 яшь иде.

Бүген иртән Совет һәм Русия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булды. Аңа 96 яшь иде.

Совет Армиясе генералының үлеме турында Мәхмүт Гәрәев гаиләсе хәбәр иткән. Билгеләп үтелгәнчә, ул Президент Владимир Путин катнашлыгындагы Русия Оборона министрлыгының кичәге коллегиясенә барырга җыенган, ләкин өлгермәгән.

Мәхмүт Гәрәев легендар шәхес иде. Аның күз алдында һәм аның турыдан-туры катнашлыгында башта - совет, ә аннары Русия армиясенең куәте ныгыды. Аның язмышы уникаль. Мәхмүт Әхмәт улы алты сугышта катнашкан. Сугышчан чыныгуны 1941 елның ноябрендә Мәскәү янында ала, 18 яшендә батальон белән җитәкчелек итә.

Хушлашу көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.
Читайте нас