Татар дөньясының күренекле шәхесе Мәүзир Гыйниятуллин 21 декабрьдә Чаллыда вафат булды. Аның улы Артур әтисенә соңгы хат язган.
«Улыннан пост. 21.12. 2019. 57 яшь.
Үлү сәбәбе. Әти һәрвакыт шаян, көчле рухлы, пөхтә, елмаючан һәм аралашучан иде. Шимбә кич белән алар әни белән театрга бардылар. Ул кырынган, үзенең яраткан костюмын кигән. Торт сатып алган. Ул артистларны - премьера, ә драма театрын туган көне белән котларга теләгән. Спектакль башлангач, әтием әнигә: «Миңа чыгып торырга кирәк, мин хәзер керәм», — дигән. Кире кермәгән, әни холлга чыккан. Әти ярым яткан килеш утырган булган, кешеләр аның янында йөгерешкән, ашыгыч ярдәм машинасын көткән. Әти паникага бирелмәгән. Ул: «Күкрәктә бераз чеметеп ала», — дигән. Аның әни белән сөйләшүе тыныч булган. «Кайчан ашыгыч ярдәм машинасы килә инде?» — дип сораган. Әни «скорый»га шалтыратып торган.
Ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Әтигә беренче ашыгыч ярдәмне күрсәткәннәр. Аны, носилкага салып, машинага алып киткәннәр, әни әти янында утырган. Алар реанимациягә юл тоткан. Сөйләшкәннәр. Әти шулай ук тыныч булуын саклаган. Ул бер дә безнең арадан китәр дип уйламаган. «Хастаханәгә кадәр еракмы әле?» — дип сораган. Әни аңа: «Тагын өч минут калды», — дигән. Берничә секунд үткәч, әти әнигә караган һәм аның күзләре йомылган.
Ул тыныч кына, җафа кичермичә үлде. Чын ир-ат. Театрдан соң матур костюмда. Әтием инфаркт кичергән. Ул беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Эчмәде, тартмады, спорт белән шөгыльләнде. Әгәр дә берәр нәрсә борчыса, ул табибларга күренә иде. Сәламәтлеген гел кайгыртып торды. Ул яшәешнең тәмен белде. Энергиясе гел ташып тора иде, ул позитив рәвештә фикер йөртте. Көн саен кешеләр белән аралаша иде. Ул матур, лаеклы яшәде, әмма гомере генә кыска булды.
Кешеләр аның турында яза, сөйли. Хәтта зур абзыйлар да елый. Туган ягында (Азнакай районы — ИТ) аны бөтен кеше дә белә иде. Шәһәрдә дә (Чаллы — ИТ) аның турында сөйлиләр. Әтиемне җирләгәндә кеше күп иде. Ул һәрвакыт кешеләр белән аралаша, һәр кешегә игътибар итә иде. Ул тормышның кадерен белде.
Берсендә мин әтидән: «Нишләп син мине гел өйрәтәсең?» — дип сорадым. Ул: «Син әлегә аңламыйсың. Мин бу дөньядан киткәч аңлаячаксың һәм тормышка башка күзлектән карый башлаячаксың. Ә әлегә мин исән, шуңа күрә сиңа барлык үзем белгән белемне бирәсем килә, чөнки мин синнән күбрәк яшәдем», — дип җавап кайтарды.
Ул елмая иде. Ул барысын да аңлый иде. Аның әтисе, минем бабам да иртә китте. Аңа 62 яшь иде. Әти гел үзенең әтисен искә алды. «Иртә китте», — дия иде. Бабам, мунча кереп чыккач, йокларга яткан җиреннән башка уянмаган. Әти гел: «Әтиемнең үлеме матур булды», — дия иде. «Минем дә матур итеп китәсем килә. Сезгә авырлык күрсәтмичә…» — ди иде. Аның бер дә картаясы килмәде.