+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
10 гыйнвар 2020, 20:50

Балтач кызларына әфарин!

Туган телләр буенча республика олимпиадасында районның өч укучысы җиңүчеләр һәм призерлары арасында сәхнә түренә күтәрелде.

Шушы көннәрдә башкалабызда барган татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Балтач районы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Төбәк бәйгесенә муниципаль этапта җиңгән 5 укучы килгән иде. 8нче сыйныф укучылары — Штәнде урта мәктәбеннән Гөлназ Вәлиева, Нөркә урта мәктәбеннән Нурия Фаридонова, Тимкә урта мәктәбеннән Азалия Зыятдинова, Иске Балтач 1нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльмира Рәхимова һәм 2нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Элеонора Зарипова туган телне һәм әдәбиятны яхшы белү буенча осталыкларын лаеклы күрсәтте. Алар арасыннан Эльмира Рәхимова — җиңүче, ә Гөлназ Вәлиева белән Азалия Зыятдинова призерлар булды.

— Республика бәйгесенә район күләмендәге олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулаган кызларыбыз килде. Шунысы сөенечле: укучыларыбыз монда да туган телне тирәнтен белүләрен, иҗади фикерләүгә сәләтле булуларын күрсәтте. Бу - безнең өчен зур горурлык, — ди Балтач районы укучылары делегациясе җитәкчесе, 1нче мәктәпнең тәҗрибәле укытучысы Рима Мансурова.

Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үткән йомгаклау тантанасында районның өч укучысы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасында сәхнә түренә күтәрелде. Әлбәттә, укытучы өчен моннан да зур бәянең булуы мөмкин дә түгел!
Әфарин, Балтач кызлары! Төбәкара олимпиадада да уңышлар, җиңүләр юлдаш булсын!
Фото: Денис Таваев фотосы.
Читайте нас