+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
23 гыйнвар 2020, 17:35

Вәсил Шәйхразиев Уфага килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Уфа шәһәренә ике көнлек сәфәр кыла. Уфа халыкара аэропортында аны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының республикадагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды.

Вәсил Шәйхразиев эш сәфәрен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге активы белән очрашудан башлады. Милләттәшләребезнең 2020 елга эш планнары белән танышты. Чарада татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен Уфа шәһәр Советы депутаты, меценат, җәмәгать эшлеклесе Артур Хаҗигалиевка Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды.
Милли шура рәисе Уфа шәһәрендә Дәрдмәнднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган утырышта катнашты. Аны Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссион клуб оештыра.
Иртәгә Вәсил Шәйхразиев Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга тиеш. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашу да планлаштырылган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Читайте нас