+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
4 февраль 2020, 06:55

Төйлегәндә эш көйле!

Чөнки биредә барлык чаралар да гомумхалык катнашлыгында үтә

Чөнки биредә барлык чаралар да гомумхалык катнашлыгында үтә

Өмә күмәкләп ниндидер хезмәт башкарудан тыш, матур аралашу, күңел ачу һәм яшьләрнең бер-берсен күзләү урыны да булган. Ә инде эшне өмә җыеп башкаруның үз сәбәпләре бар. Юкка гына халкыбызда “Күмәк көч тау күчерә” дигән мәкаль тумаган. Хәзерге көндә каз өмәләрен үткәрү бераз икенче төс алса да, асылы шул ук кала.

Бишкурай авыл биләмәсенә караган Төйлегән авылында яшәүче Ягъдә Раянованың да каз өмәсе үткәрергә сәбәпләре булган. Шуларның берсе — аның ихатасында 106 баш каз үстерүе. Уңган хуҗабикә йолаларыбызга тугры калып, күршеләрен, туганнарын, авылдашларын өмәгә дәшә. Аның бу ниятен авыл хакимияте хезмәткәрләре дә хуплап чыга һәм ярдәм күрсәтә.
Бу көнне өмәгә килгән уңган хатын-кызлар эшне уен-көлке, җыр-моң белән бергә үреп алып барды. Бу эштән ир-атлар да читтә калмады — булдыралганча ярдәмләште. Ә инде ап-ак, симез каз түшкәләрен көянтәләргә асып, чишмәгә бару — үзе бер матур күренешкә әйләнде.
“Аек авыл” проекты кысаларында узган бу күркәм бәйрәм авылдашларның күңеленә хуш килде. Алар эшләгән эшләреннән тәм, күрсәткән ярдәмнәреннән ямь табып: “Алдагы елларда да мондый чаралар, өмәләр үтеп торсын иде”, — дигән теләктә таралышты.

Алсу МАХИЯНОВА.
Илеш районы.
Читайте нас