+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
10 февраль 2020, 08:40

Без тарихта эзлебез

Гарәп язуындагы татарча текстларны кириллицага күчерү программасы эшләнде.

Гарәп язуындагы татарча текстларны кириллицага күчерү программасы эшләнде.

Татарстанда гарәп графикасы нигезендә язылган татарча текстларны кириллицага күчерә торган программа эшләделәр. Ифрат бай милли мирасны халыкка җиткерү юнәлешендә мөһим адым ясалды.

Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре уникаль алгоритмны уйлап тапкан, ә программистлар, шуңа таянып, әлеге программаны эшләгән.

Галимнәр фикеренчә, гарәп язуы бик катлаулы, аның белән символларны күчереп куеп кына эшләп булмый. Электән гарәп язуын файдаланган халыкларның берсендә дә әлегә мондый программа юк икән.

Татарстанда эшләнгән программаның мөмкинлекләре киң. Аны киләчәктә гомумтөрки итеп тә кулланып булырга мөмкин. Моның өчен программага һәр телнең сүз запасын кертергә кирәк булачак, дип аңлата татар галимнәре.
Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә.



Фото: Автор фотосы
Читайте нас