+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
10 февраль 2020, 19:50

Туймазыдан – шатлыклы хәбәр!

Укучылары белән Казанда үткән татар теле һәм әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиадада катнашып кайткан Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укытучысы Зинфира Нурисламова шатлыклы хәбәр җиткерде.

Укучылары белән Казанда үткән татар теле һәм әдәбиятыннан IV төбәкара олимпиадада катнашып кайткан Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укытучысы Зинфира Нурисламова шатлыклы хәбәр җиткерде.
Аның укучылары унынчыдан – Гүзәл Галина һәм тугызынчыдан Гөлшат Габитова төбәкара олимпиада призерлары булган. Ә Гүзәл Галина ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгатьле уку бәйгесендә Гран-при яулаган.
“Кызыл таң” канаты астында чыгып килүче “Әллүки” журналының күптәнге дуслары булган интернат-мәктәп укучыларын һәм аларның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламованы шушы уңыш белән котлыйбыз! Игелекле хезмәттәшлек теләп калабыз.
Язып үтүебезчә, быел төбәкара олимпиадада 21 төбәктән 163 укучы катнашкан. Иң зур команда – 22 укучы – Башкортстаннан барган.
Читайте нас