“Йәншишмә” республика балалар һәм үсмерләр гәзитенә – 90 ел
2020 ел республикада “Башкорт теле елы” дип игълан ителде. Телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән ел кысаларында “Йәншишмә” республика балалар һәм үсмерләр гәзитенең 90 еллык юбилеен билгеләве дә зур әһәмияткә ия. Әлеге басма яшь буында туган телгә, башкорт халкының тарихына һәм мәдәниятенә сөю һәм ихтирам тәрбияләүгә инде бер гасырга якын хезмәт итә.
Аның беренче саны 1930 елның 12 февралендә “Яшь төзүче” исеме белән дөнья күрә. Гәзитнең беренче мөхәррире 19 яшьлек шагыйрь Хәй Мөхәммәтъяров була. Гариф Гомәр, Мәлих Харис, Гайнан Әмири, Рәшит Нигъмәти, Мәкъсүт Сөндекле, Кадир Даян, Мостай Кәрим, Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйлә-җев, Батыр Вәлид, Мөхетдин Таҗи, Сәгыйть Агиш, Әкрам Вәли кебек билгеле шәхесләр балалар гәзитенең иң актив авторларына әверелә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, гәзит укучыларны дошманга каршы көрәштә үз өлешләрен кертергә, танк һәм очкычлар төзү өчен тимер-томыр җыюга кушылырга чакырып, күләмле мәкалә белән чыгыш ясый. 28 июньдә “Яшь төзүче”дә тимер-томыр җыю барышы турында хисап та басыла хәт-та. Бу гәзитнең сугыш елларында чыккан соңгы саны бу-ла. Гәзитнең беренче мөхәр-рире Бөек Ватан сугышында һәлак була.
1959 елның 1 гыйнварыннан балалар басмасы терге-зелә һәм “Башкортостан пионеры” исеме белән чыга башлый. Аның мөхәррире итеп шагыйрь Шәриф Биккол билгеләнә. Ул елларда да гәзит яшь буынны илнең чын патриотлары итеп тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. Гәзит битләрендә оештырылган акция-ләр — шуның ачык мисалы. Әйтик, 600 тонна металл сыныгы җыеп, “Башкортстан пионеры” дигән поезд төзелә. “Әлифба”, “Кызыл канәфер”, “Пионер рельслары” операцияләре нәтиҗәсендә 2 мең тонналап иске кәгазь җыела, 1 миллион 800 мең төп җимеш һәм башка төрле агач утыртыла. Белорет – Чишмә тимер юлы өчен 53 мең 155 тонна тимер-томыр җыела.
1991 елдан гәзит “Йәншишмә” исеме белән чыга башлады. Рухи-әхлакый кыйбла какшый башлаган катлаулы чорда басма яшь буынга дөрес тәрбия бирүне үзенең төп эш юнәлеше итеп алды. Гәзиттә туган телне, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышланган мәкаләләргә зур урын бирелә.
Шунысы аеруча игътибарга лаек: гәзит нинди исем белән генә чыкмасын, берничә буын башкорт-татар балаларын берләштерүче, аларның яратып укыган басмасы булды. Шушы гәзитне укып үскән бик күпләр республикабызның билгеле әдәбият галимнәре, мәдәният эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр булып танылды. Әйтик, Муса Гали, Рәис Габдрахманов, Зәйнәп Биишева, Фәрит Исәнгулов, Шәриф Биккол, Әнвәр Бикчәнтәев, Фаек Мөхәммәтҗанов, Фәүзия Рәхимгулова, Кәтибә Кинҗәбулатова һәм тагын бик күпләр – “Яшь төзүче”дә чыныгу алган әдипләр.
Нәкъ шушы басма битлә-рендә каләм тибрәтә башлап, яшь хәбәрчеләр булган кызлар һәм егетләр бер-бер артлы милли матбугатка килде. Киңкүләм мәгълүмат чараларында бүген хезмәт салучы байтак журналистлар – шул гәзит үстергән осталар. Гасыр дәва-мында килгән күркәм традицияләрне бүген гәзитнең баш мөхәррире Мирсәет Юнысов җитәкчелегендәге коллектив лаеклы дәвам итә, яшь буынга аң-белем, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.
Иҗат чишмәң, һәрвакыт-тагыча, мул сулы булсын, юбилеең белән, “Йәншишмә!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.