Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелган Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданга бөек шагыйрь исеме бирелә. Әлеге карар өчен Уфа шәһәр Советы депутатлары чираттагы утырышта бертавыштан тавыш бирде, дип яза “Башинформ”.
Татарның бөек язучысы, шагыйре, тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәчесе хөрмәтенә мәйданга аның исемен бирергә дигән тәкъдим белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте.
“Бу татар һәм башкорт халыкларының туганлык һәм рухи кардәшлек символы, республикаларыбызның ихлас дуслыгы һәм аерылгысыз якынлыгы билгесе булачак”, - дип билгеләп үтте ул хатта.
2019 елның 18 апрелендә Уфада Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантанада ул вакытта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
“Уфа шәһәр Советы депутатлары Уфа “Нур” татар дәүләт театры янындагы мәйданны Габдулла Тукай хөрмәтенә атау башлангычын хуплый. Безнең республикаларның мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси якынлыгы шул исәптән Габдулла Тукай кебек бөек әдәбиятчыларга да нигезләнә. Шундый күренекле кешеләр турында хәтерне саклау мөһим”, - дип билгеләп үтте Уфа шәһәр Советының Архитектура һәм төзелеш буенча даими комиссиясе рәисе Руслан Зиннәтуллин.