Татарлар арасында шәһәрләрдә яшәүчеләр күпчелекне алып тора. 2010 елда, мәсәлән, шәһәрдә гомер итүче татарлар барлык халкыбызның 67,7 процентын тәшкил иткән.
Этносның әлеге үзенчәлеге аның Русиядә таралышында да чагылыш таба. Ил төбәкләрендәге 33 шәһәрнең һәрберсендә татарлар 20 меңнән күбрәк. Әлеге исемлек Казан белән башланып, Дүртөйле белән тәмамлана. Татарстан башкаласында 2010 елда 542 мең татар теркәлсә, Дүртөйледә алар 20062 тәшкил итә.
2010 елгы мәгълүматлардан күренүенчә, Уфада татарлар - 286 мең 409 кеше. Сан буенча алар урыслардан гына калыша.
Милләтләр нисбәтеннән караганда, татарлар Яр Чаллыда беренчелекне тота, биредә алар 242 мең исәпләнә. Аңардан соң сан буенча Түбән Кама һәм Әлмәт килә.
Башкортстанда татарлар күпләп яшәүче шәһәр булып, Уфадан кала, беренче булып, Стәрлетамак исәпләнә - 63 мең кеше. Икенче һәм өченче урыннар Нефтекама һәм Октябрьскийда.
Русия шәһәрләрендә сан буенча татарлар Мәскәүдә күп (4нче урын), аннан соң Санкт-Петербург килә.
Фото: tataram.ru