+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
20 февраль 2020, 07:49

Марат белән Салават "Үзебезчә сүгеник" акциясенә чакыралармы?

Социаль челтәрләрдә таралган бу хәбәр күпләрне таң калдырды.

Социаль челтәрләрдә таралган бу хәбәр күпләрне таң калдырды.

"Туган тел көне алдыннан язучы Марат Кәбиров "Үзебезчә сүгеник!" дигән акциясен башлап җибәрде һәм аны ике республикның халык артисты Салават Фәтхетдинов бик хуплап каршы алды, - диелә хәбәрдә. - Татар дөньясының иң күренекле шушы ике шәхесе туган телләр көнендә татарча гына сүгенәчәк. Сез бу хәбәрне дусларыгызга җиткерегез. Яки... җәяүләп бара торыгыз... өч хәреф озак түгел".

Бу җәһәттән без Марат Кәбиров белән элемтәгә чыктык, ул болай дип җавап бирде: "Үземә дә шундый хәбәр җибәрделәр. Әлбәттә, ул дөрес түгел!"


Иии, туган тел, и матур тел...



Фото: "Татар-информ"
Читайте нас