Кичә, 26 февральдә, Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә Башкортстан халыклары дуслыгы йорты филиаллары вәкилләре һәм милли якшәмбе мәктәпләре зур чара үткәрде.
"Бәйрәмне, барыннан да элек, балалар өчен оештыру максаты торды. Без аларда башка мәдәниятләргә хөрмәт, диалог алып бару теләге тәрбияләргә телибез. Үз мәдәниятен белүче кеше башкаларныкына да хөрмәт белән карый, — ди “Башкортстан халыклары дуслыгы йорты" директоры Илгиз Солтанморатов. — Без республика халыкларының туган телләрен һәм традицияләрен саклап калырга омтылабыз. 17 филиал, тарихи-мәдәни үзәк, халыклар күпләп яши торган урыннарда шул ук максатларда эшли.
Әйтик, Латыш тарихи-мәдәни үзәгендә балаларга Латвиядән килгән укытучы белем бирә. Фин-угыр телләреннән аеруча мордва теле борчуга сала, чөнки халыкның компактлы яшәү урыны юк. Әгәр дә мохит таралган икән, телне саклау да катлаулырак".
Халыкара туган тел көне Башкортстанда аңа нигез салынган елдан бирле үткәрелә, тик мондый форматта — беренче тапкыр. Этносларның милли үзаңын тергезүгә һәм туган телне саклап калуга юнәлтелгән республика бәйрәмен югары кунаклар да хуплады.
Чарага җыелучыларны Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте идарәсе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колһарина, “Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)" рәисе Искәндәр Юлдашев, Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Булат Зинуров тәбрикләделәр.
Алар чараны кабул иткән 158нче башкорт гимназиясе директоры Гөлназ Әхмәдиевага истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмне үзенең шигырьләре белән Язучылар берлеге исеменнән шагыйрә, билгеле журналист Лариса Абдуллина бизәде. Концертта Башкортстанның күпмилләтле халкының җыр-биюләре чагылыш тапты.
Тамашачылар Архангель, Иглин, Бүздәк, Мишкә, Тәтешле районнары һәм Уфа шәһәреннән төрле коллективлар, мәктәп укучылары чыгышларын бик җылы кабул итте. Чарада милли якшәмбе мәктәпләре укучылары квест-уеннарда катнашты.