+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
2 март 2020, 20:15

“Кызыл ромашкалар” Октябрьскийны тагын да ямьләде

Шәһәрдә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, В. И. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган күләмле чаралар шагыйрь иҗатының үлемсез булуын раслый.

Шәһәрдә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, В. И. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган күләмле чаралар шагыйрь иҗатының үлемсез булуын раслый.


13нче мәктәптә зур уңыш белән үткән әдәби кичә - моның ачык чагылышы. Биредә патриот-шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле уку буенча шәһәр мәктәпләре укучылары арасында ачык конкурс узды. Әдәби бәйгенең төп максаты булып милли әдәбият казанышларын саклау һәм үстерү, яшь буында Ватанны сөю хисләре тәрбияләү, туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту тора. Ахыр чиктә, игелекле гамәлләр милли рухтагы яшь талантларны ачыклап, аларга сәнгать дөньясына юл ачуга юнәлтелгән.

Шигырь бәйгесендә шәһәр мәктәпләренең 1-9нчы сыйныф укучыларыннан 26 бала катнашты. Күпчелектә алар - урындагы конкурсларда җиңү яулаучылар. Яшь нәфис сүз осталары башкаруында сәхнәдән Муса Җәлилнең киң билгеле әсәрләреннән “Бакчачы”, “Бүреләр”, “Ышанма”, “Юллар” һәм башка шигырьләре яңгырады.

Конкурсның жюри әгъзалары сәнгатьле уку осталарының туган телдә иркен аралашуы белән бергә, әдәби зәвыгын, сәхнәдә үзен тотышын да бәһалады. Әдәби бәйгедә иң матур шигырь булып “Кызыл ромашкалар” танылды.

Фото: oktadm.ru
Читайте нас