+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
4 март 2020, 07:52

"Минем әни Эдита Пьехадан үрнәк ала иде"

Мәшһүр вә сөекле җырчыбыз Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия әнисе турында истәлекләрендә үтә кызыклы тормыш мизгелләрен искә төшерә.

Мәшһүр вә сөекле җырчыбыз Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия әнисе турында истәлекләрендә үтә кызыклы тормыш мизгелләрен искә төшерә.

«Әлфия Афзалова кызы» дигән исемем мине үзе үк сәхнә тормышына әзерләгәндер. Әни җәйләрен мине үзе белән гастрольгә алып чыгып китә иде. Бәләкәйдән үк аңа ияреп йөрдем. Бер дә еламыйм, көйсезләнмим, тик сәхнә артында уйнап йөрим. Нинди генә уңайсыз шартларга да түзәм, юл йөрүне ярата идем. Бригадада бергә эшләгән музыкантлар да ярата иде мине. Кайчак концерт бик озакка киткән төннәрдә, арып, берәр җиргә башымны төртәм. Еш кына Зиннур Гыйбадуллинның баян чехолына башым куеп, йоклап китәм икән. Кышларын өйдә Җыракай белән калгач: «Гастрольгә китәм!» – дип елый идем. Әнинең концерт бригадасында популяр булган «Юллар, юллар»ны «Юллал, юллал, авыл булса булсын...» – дип җырлап йөргәнмен әле. Кайчакта әни сәхнәдә бөтен йөрәген салып җырлап торганда, аның янына чыгып басам да, музыка ритмына биеп, боргаланып торам. Халык кул чаба. Мин шулай җырлап-биеп, сәхнә артында тәгәрәп үстем.
Үсә төшкәч инде әни миңа да эш тапты: концерт алдыннан, контролер булып, билетлар ертып торам! Авыл саен, клуб саен кабатлана шул эшем. Кайчак әбиләр еламсырап ишек төбенә килә:
–И кызым! Акчам җитми бит билетка, ә Әлфияне бик карыйсы килә! – диләр. Жәлләп, бушлай гына кертеп җибәрәм. Соңыннан әнидән эләгә! Зал шыгрым тулы, утырырга түгел, басып торырга да урыннар юк, ә билетлар никтер сатылып бетмәгән!
Сәхнә артында әнинең җырлавын исем китеп тыңлап торам, үзенә сокланып карыйм. Ул күлмәкләре, чәчләре, дугаланып киткән кыйгач кашлары, битләрен чокырайтып, серле елмаюлары!.. Ул ансамбле тагын!.. Эдита Пьеханы бик ярата иде ул. Үзенең дә прическалары, күлмәкләре, заманча җырлаулары Пьеханыкыннан бер дә ким түгел! Ә тавышы!.. Йомшак, шул ук вакытта көчле, яңгыравыклы, төрле төсмерләргә бай тавыш..", -дип яза ул истәлекләрендә.
Фото: sahne.ru
Читайте нас