+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
12 март 2020, 10:55

ТАССРның 100 еллыгы флагы -- Башкортстанда

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагына Башкортстан билгесен беркетү чарасы узды.

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагына Башкортстан билгесен беркетү чарасы узды.
Көчле алкышлар астында сәхнә түренә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды. Республиканың татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре флагка Башкортстанның билгесен беркетте.
-- Быел ТАССР оештырылуының 100 еллыгы билгеләнә. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында Русия федераль округлары һәм төбәкләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза. Эстафетада Улан-Удэ, Кострома, Владивосток, Находка кебек шәһәрләр катнашты. Бурятия Республикасында башланган эстафета Башкортстанга килеп җитте, -- диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев.
Вәсил Шәйхразиев чарада катнашучыларга алда торган мөһим вакыйгалар: ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу турында искә төшерде.
Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә һәм Туймазы районындагы “Бабай утары” этнография комплексына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен – микроавтобуслар тапшырды.
Кичә Вәсил Шәйхразиев Башкортстан башкаласына эш сәфәре кысаларында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Анда Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына әзерлек турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Оештыру комитетын төзү 18 мартка планлаштырылган.
Вәсил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышы ветераннары – 95 яшен тутыручы Әсхәт Минһаҗетдинов һәм 100 яшен тутыручы Ришат Исмәгыйлевта кунакта булды. Очрашу барышында Милли шура рәисе ветераннарны якынлашып килүче зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм аларга Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды.
Читайте нас