+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
17 март 2020, 11:20

Әнвәргә гашыйк кызлар һәм... казлар

Башкортстанның аказанган артитсты Әнвәр Нургалиевның Уфада 7 көн буена барган концертында бу әбекәйгә сокланмаган кеше калмады - ул җырчыга үзе үстергән каз бүләк итте. Без аның үзе белән очрашып сөйләштек, шулай ук башка тамашачыларның да фикерләрен тыңладык.

Башкортстанның аказанган артитсты Әнвәр Нургалиевның Уфада 7 көн буена барган концертында бу әбекәйгә сокланмаган кеше калмады - ул җырчыга үзе үстергән каз бүләк итте. Без аның үзе белән очрашып сөйләштек, шулай ук башка тамашачыларның да фикерләрен тыңладык.Сез дә таныш булыгыз, бу көләч әбекәй уңган кызлар, тәмле казлар үсә торган яктан - Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылыннан Хөснә Гайфулла кызы Иплаева:- Туксанымны тутырам быел, кызым, - ди ул. - Әнвәр җырларын тыңласам, шуның бер җитмеше эреп юкка чыга инде менә, күңелгә егерме яшьлек чактагы тойгылар әйләнеп кайта. Шул дәрт белән ике ындыр бәрәңге утыртып ташларга да күп сорамыйм, казлар үстерәм, тавыкларым җырлап йөри, бакча карыйм - барысы да Әнвәр җырларына кушылып башкарыла. Ел саен киләм концертына, аякларым йөргәндә киләчәкмен әле!Хөснә апа 65 яшенә кадәр РТИ заводында эшләгән, Рәис абый белән алар ике бала үстергән, әлеге көндә апабыз туган авылында гомер кичерә. Һәрвакыт шулай балкып торыгыз, юбилейга сәлам көтегез, Хөснә апа!Концертта балалар күп иде, алар һич тартынып тормыйча сәхнәгә чыга, биеп ала, кушылып җырлый да. Шуларның берсе - 8 яшьлек Әскар Якупов.- Мин Әнвәр абыйның җырларын яттан беләм, 3 яшьтә аның "Яшьлегемә кайтам әле" җырын өйрәнгән идем. Әле дә юлда йөргәндә, өйдә - бөтен җирдә мин аларны көйләп йөрим. Әнвәр абый беркемгә дә охшамаган, ул гына шулай матур җырлый, күңелгә керә.Яшьләр мәдәният сараеyда барган концертка республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук Әстерхан, Чиләбе якларыннан да килгәннәр. Күрше өлкәдән килгән Гөлйөзем һәм Хәмит Әхмәтовлар да Әнвәр концертын фәкать Уфада карарга ярата:- Русиянең татар-башкорт яшәгән төбәкләрендә Әнвәрне яхшы беләләр, көтеп алалар, бездә дә шулай. Илдәге иң популяр 10 артист исемлегендә тора бит ул! Әмма без аны туган якта карарга кайтабыз, үзебезенең якташ та булгангадыр, бәлки.Кыйгы районнан да махсус концертка килүчеләр бар иде. Инвалид коляскасында гына йөрерә мәҗбүр кыз бала (кызганычка каршы, исемнәрне аташырга онытканбыз) Әнвәргә күз яшьләре аша рәхмәт әйтте:- Шундый ихлас ул, туганым кебек якын, мин аның җырлары белән яшим!Алма төшәр урын да калмаган залда туктаусыз ташкын кебек көчле кул чабулар астында узган концерт ел буена җитәрлек илһам бирде. Иҗади уңышлар сиңа, яраткан җырчыбыз!Фото: Гаилә архивыннан.
Читайте нас