Республика вәкилләре Казанда Роберт Миңнуллин мәтаменә багышланган чараларда катнаша.
Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, республиканың Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, М
мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, "Кызыл таң" нәшриятының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм башкалар составындагы Башкортстан делегациясе катнаша.
Роберт абыйның иҗади хезмәттәше Рәзил Вәлиев үзенең җылы сүзләрен аның әдәбиятта тоткан урынына, депутат буларак эшчәнлегенә юнәлтте. Аның җан дусты Рәдиф Гаташ иҗади эшчәнлегенә, иҗатташ дусларына мөнәсәбәтенә, туган ягына булган мәхәббәтенә басым ясады. Роберт абыйның якташлары исеменнән Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады.