Җырчы Алия Исрафилова Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Уйларым синең хакта» җыры белән бәйле тарихны искә төшерә.
«Уйларым синең хакта», инде бик күптән язылган җыр булса да, аны концертларда җырларга, ничектер, бик туры килмәде. Сүзләрен Роберт абый Миңнуллин язган иде, көен - талантлы музыкант, баянчы Илназ Гарифуллин.
Моңа 15 елдан артык вакыт узгандыр. Илназның «Салават» җыр театры белән баянчы буларак хезмәттәшлек иткән, ул елларда Айгөл Сагынбаеваның шул ук театрда Казан сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган мәле. Илназ җырны аңа да уйнап күрсәткән булган. Шулай итеп, җыр Айгөл репертуарына да кереп китте. Бәлки, аның башкаруында ишеткәнегез бардыр. Бик матур, җиренә җиткереп башкара.
Ә бу җырны тагын бер җырчы җырлап йөри иде, исемен мылтык терәсәгез дә исемә төшерә алмыйм, әмма аның да җырлавын ничек белүем - үзе бер маҗара. Зур булмаган бер концертта шушы җырны җырлап чыгуым булды, сәхнә артында таза гына, чәченнән бигудиен да салдырып өлгермәгән бер хатын мине түшемнән алып, стенага терәде дә: «Ах син, татар чегәне, ник минем җырымны урладың?!» — дип, дер селкетә башламасынмы! Көчкә котылдым. Илназ бу җырны ниндидер бер мәҗлестә аңа да уйнап күрсәткән булган икән.
Матур җыр булгач, ияләре дә күп була шул. Ул заманнарда килешү төзүләр юк иде. Кем өлгерде, шул җырлый, кем әйтмешли. Хәзер менә сирәк-мирәк кенә, якыннарым өчен генә аны җырлаштыргалыйм. Роберт абый истәлегенә дога булып барсын. Уйларым синең хакта…», - дип язган ул Инстаграм сәхифәсендә.
Чәчләреннән бигудиен дә салып өлгермәгән таза хатын кем булыр икән?..
Фото: vk.com/feed