+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
11 апрель 2020, 12:15

"Тукайга!" дәвам итә

Башкорт дәүләт университетында мөгаллимнәр мөгаллимәсе, шигърияттә үткен каләм, саллы сүз иясе Лилия Сәгыйдуллина "Кызыл таң"да игълан ителгән иҗади бәйгегә кушыла.

Башкорт дәүләт университетында мөгаллимнәр мөгаллимәсе, шигърияттә үткен каләм, саллы сүз иясе Лилия Сәгыйдуллина "Кызыл таң"да игълан ителгән иҗади бәйгегә кушыла.

Тукай чишмәсе

Бер чишмәдән - Идел туа.
Икенчесе – югала.
Иделгә әйләнгән чишмә
Дәрьяларга юл ала.

Апуш атлы чишмә башы
Әверелеп Тукайга,
Тиңсез теле, моңы белән
Үз халкына юл яра.

Ул юл яра. Елга ага
Тел һәм моң кочагында.
Корылыкка да бирешми,
Җаннарда гамь барында.

...Әмма бүген безгә таныш
“Үле су” төшенчәсе.
Елга буенда сусыймын –
Килә саф су эчәсе.

Тукай исемен байрак итеп
Күтәрепләр йөртсәк тә,
Чишмә кайгырту шөгыле
Терәлде шул көрчеккә.

Иделне зур Идел иткән
Чишмәләр зар елаша.
Татар баласында татар
Табуы авырлаша.

И туган тел, и матур тел –
Кол Гали, Тукай теле
Булып кына калмас микән?
Җиттеме хисап көне?

Төпсез сазлык... Чиксез дәрья...
Юлланыйк кайсы якка?
Сазлыклардан арынуның
Нигезе Тукайлыкта.

... Әйләнчеккә* тарыганга
Урын юк дөньялыкта.

*әйләнчек – хайваннардагы авыру.
Үләр алдыннан хайван гел әйләнмә
хәрәкәтләр ясый.

Бәйге дәвам итә, сездән хатлар көтәбез. Бәйләнеш өчен ватсап - 8 917 472 58 54

Фото: vk.com


Читайте нас