Текә генә киенеп, безгә кунакка килгән бу кыз баланың милли рухы бар. Таныш булыгыз: Галиуллина Камилә, 11 яшь, Татарстан Республикасы Актаныш районы үзәгенең "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 5нче сыйныф укучысы. Тукай иҗатына балаларча самими карашында өлкәннәрчә өлгергәнлек тә сизелә. Сезнечә ничек?
"Син бит, кызым, хәзер зур", - дип,
Әнием эш кушканда,
"Монсы плюс, минус", - диеп,
Әтием орышканда,
Ятар идем тыңлап шулай,
Сизмәгән атлы булып...
Ә әтием, теләгәнчә,
Калсын гел хаклы булып!
Ә?! Язган бит бала, ачып бирә алган фикерен! Әгәр сез аның бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Кем күпме караулар җыя, шуңа сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез.