+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
17 апрель 2020, 10:44

Онлайн-дәресләрдә – милли бизәкләр

Башкортстанда Милли костюм көненә әзерлек кысаларында Туймазы 1нче интернат-мәктәп укытучылары бик кызыклы дәресләр биргән, ата-аналар белән очрашулар үткәргән иде.

Башкортстанда Милли костюм көненә әзерлек кысаларында Туймазы 1нче интернат-мәктәп укытучылары бик кызыклы дәресләр биргән, ата-аналар белән очрашулар үткәргән иде.
“Башкорт милли костюмы”, “Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмнары”, “Дуслык белән көчлебез”, “Киемдә милли бизәкләр үзенчәлекләре” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре дә үтте.
Туган тел укытучылары республикабызда яшәүче халыклар милли киеме элементларын кулланып дәресләр бирә.
Тәрбиячеләр милли киемнәр турында сыйныф сәгатьләре үткәрә.
Бу чараларда катнашучылар милли киемнәрдә халыкның борынгы гореф-гадәтләре саклануын күрә. Аларны киләчәк өчен саклау – һәркайсыбызның бурычы. Милли киемнәрнең уникаль бизәкләре – халык сәнгатенең иң югары казанышы ул.
Укучылар бик кызыксынып катнашкан онлайн-флешмоб дәвам итә.
Зинфира Нурисламова, Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас