Шигьрият аның - җан авазы, күңел халәте.
"Тукайга"
Хәреф тану белән, әүвәл башта
Тукай шигырьләрен ятладык,
Шигырьләрне яттан сөйли-сөйли,
Су буенда бәпкә сакладык.
Күбәләкләр белән сөйләштек без
Болыннарда чәчәк җыйганда.
Су анасы белән су коендык,
Рәхәтләнеп, ләмле буада.
Үзебез дә нәкъ шүрәле идек
Җиләк, чикләвекле урманда.
Без бәхетле чорга туры килдек -
Телебезгә хөрмәт бар иде.
Алмаш күлмәгебез юк чакта да
Күңелебез күпкә бай иде.
Тукай һәрчак безнең янда булды
Бәйрәмнәрдә концерт куйганда,
И туган тел, и матур тел, диеп
Сәхнәләрдә җырлар сузганда.
Мыштым гына телне югалттырган
Кат-кат кереп, айкап миләрне,
Биткә түгел, хәтта җанга тия
Замананың әче җилләре.
Җилләр әче, тискәредән исә
И болгавыр, тупас замана.
— Колак салчы халкым!
Бөек Тукай үткән гасырлардан
Шигырьләре белән чаң кага.
Тукай рухы рәнҗер, әгәр милләт
Телсез булып калса дөньяда.
Тәнзилә Наҗарова- Исәнбердина
Кадерде дуслар!
Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.
Фото: гаилә архивыннан.




