25 апрельдә “Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020” акциясе узачак. Ул к-вируска бәйле шартларда беренче тапкыр онлайн-форматта оештырыла. Катнашу өчен акциянең
веб-сайтында алдан теркәлергә кирәк.
25 апрельдә “БСТ” телеканалында, “ВКонтакте”, “Instagram” социаль челтәрләрендә, “YouTube” видеохостингында диктант текстын уку турыдан-туры трансляцияләнәчәк:
— 11-11.25 сәгатьтә — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
— 11.30-11.55 сәгатьтә — башкорт телен яхшы белүчеләр өчен;
— 12-12.20 сәгатьтә — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Әлегә диктант сайтында 20 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында Ленинград, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Первоуральск, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Кировоград, Мәскәү, Ноябрьск, Якутия һәм Краснодар крае вәкилләре бар.
Шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстан республикалары (Нурсолтан, Алма-Ата), Швейцария (Женева), АКШ (Лос-Анджелес, Нью-Йорк), Испания, Эстония, Төркия (Истанбул, Анталия, Фетхия, Эскихер), Германия (Берлин), Кытай (Пекин, Гуанчжоу) кебек чит илләрдән дә катнашучылар бар.
Акциянең һәр катнашучысына өйдә диктант язу мөмкинлеге бирелә. Диктант язылган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм акция сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк булачак.
Мондый мөмкинлек булмаганда, bashkdiktant2020@mail.ru электрон почтага, яки WhatsApp +7 (927) 950-02-66 номерына җибәрергә мөмкин. Эшләр 26 апрельгә 23.59 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Барлык катнашучыларга акция сайтының шәхси кабинетларына, яки электрон почта аша электрон сертификатлар җибәреләчәк. Нәтиҗәләр 30 көн дәвамында акциянең сайтында урнаштырылачак.
Диктантларны укыячаклар: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен — мультиинструменталист, шоумен Заһир Зәйнетдинов, башкорт телен яхшы белүчеләр өчен — телевидение алып баручысы Флүрә Мурзина, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант язарга теләүчеләр өчен — язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче Марсель Сәлимов.
"Диктант-2020"не оештыручылар булып Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, башкорт телен саклау һәм үстерү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма, "Бөтендөнья башкортлары корылтае", Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге тора.
Фото: gtrk.tv сайтыннан.