+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
21 апрель 2020, 07:05

Диктантны өйдә язачаклар

Коронавируска бәйле хәл онлайн-форматны сайларга мәҗбүр итә.

Коронавируска бәйле хәл онлайн-форматны сайларга мәҗбүр итә.

25 апрельдә “Башкорт теле буенча халык­ара диктант-2020” акциясе узачак. Ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырыла.
Катнашу өчен акциянең сайтында алдан теркәлергә кирәк.

25 апрельдә “БСТ” телеканалында, “ВКонтакте”, “Instagram” социаль чел­тәр­ләрендә, “YouTube” видеохостингында диктант текстын уку турыдан-туры тран­сляцияләнәчәк:
— 11-11.25 сәгатьтә — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
— 11.30-11.55 сәгатьтә — башкорт телен яхшы белүчеләр өчен;
— 12-12.20 сәгатьтә — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
“Диктант-2020” темасы һәм тексты оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Диктантларның текстлары башкорт теле һәм әдә­бияты галим-филологлары һәм укытучылары тарафыннан өч вариантта әзер­ләнәчәк. Диктантларны укыячаклар: башкорт телен башлангыч дәрә­җәдә белүче катнашучылар өчен — мультиинструменталист, шоумен Заһир Зәй­нетдинов, башкорт телен яхшы белүчеләр өчен — телевидение алып баручысы Флюра Мурзина, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант язарга теләүчеләр өчен — язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, тәрҗе­мәче Марсель Сәлимов.
Акциянең һәр катнашучысына өйдә диктант язу мөмкинлеге бирелә. Диктант язылган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм акция сайтында шәхси кабинет аша җи­бәрергә кирәк булачак.
Мондый мөмкинлек булмаганда, bashkdiktant­2020­@mail.ru электрон почтага яки WhatsApp
+7 (927) 950-02-66 номерына җибә­рергә мөмкин. Эшләр 2020 елның 26 апреленә 23.59 сәгатькә кадәр кабул ите­ләчәк.
Барлык катнашучыларга акция сайтының шәхси кабинетларына яки электрон почта аша электрон сертификатлар җибә­ре­ләчәк. Нәтиҗәләр 30 көн дәва­мында акциянең сайтында урнаштырылачак.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас