Апрель — бөек шагыйрьне дөньяга биргән дә, алган да ай
“Мин шагыйрь генә түгел...”
Г. Тукай.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында татар телендә дә, чит телләрдә дә танылган шәхесләребез тарафыннан күп фәнни язмалар басылып чыккан. Ул язмаларда әйтелгән мәгънәле сүзләргә һәм тирән фикерләргә нидер өстәү мөмкин дә түгелдер кебек.
Тукай татар дөньясы өчен изге исем. Хәзерге татар әдәбиятына нигез салучы бөек шагыйребез. Ләкин бу мәкаләне Тукайның иҗатына карата әдәби яктан чыгып бәя бирү теләге белән язмыйм. Мин әдәбият белгече түгел, социолог.
Шуны да әйтергә кирәк, социолог дигәндә бүген безнең укучыларның күбесе кулына кагәзь тотып, кешеләргә “кайчан”, “кем белән”, “ни өчен бу товарны сайладыгыз” кебек төрле сораулар биреп йөрүчеләрне күзаллый. Андый сорауларга алган җавапларның да урынына һәм кешесенә карата үзкыйммәте бар, әлбәттә. Ләкин нигездә социология – ул җәмгыятьнең иҗтимагый халәтен, “үткәне” белән “бүгенгесен” чагыштырып анализлау нигезендә кешеләрнең тормыш-көнкүрешендәге үзгәрешләрне, кешеләрнең җәмгыятькә, җәмәгатьчелекнең кешегә мөнәсәбәтен өйрәнү белән шөгыльләнә торган фән тармагы.
Нәкъ менә социолог буларак, мин шагыйрьнең әсәрләрендә үзе яшәгән заманда җәмгыятькә, гаилә проблемаларына карата тирән фикерләрен күрәм. Төрле буын кешеләренең бер-берсенә мөнәсәбәтен, аларның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен, җәмгыятьнең тулай яшәешен, сәясәтне, аның иң төптә яшеренеп яткан, халык үзе дә аңлап җитмәгән якларын күрсәтеп бирә торган әсәрләр Тукай иҗатында аерым урын алып тора.
Гомумән, Тукайның иҗаты — әхлакый кыйбланы күрсәтә торган тирән мәгълүмат диңгезедер ул. Аның шул чорда яшәүче төрле социаль типлар портретларын зур осталык белән сурәтләве турында аерып әйтәсе килә. Тукай аларны статистика, я булмаса социология алымнары белән үлчәп тормый, әлбәттә. Бер иҗтимагый төркем эчендә дә төрле сыйфатларга ия кешеләр барлыгын күрсәтеп язган шигырьләрендә образлар күз алдына килеп баса. Аның үлчәү коралы — художестволы образ. Дин әһелләренең гомум портретын “Муллалар” шигырендә менә ничек сурәтли:
...Йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп
һәрдәм бәлешләргә...
Менә шул чаклы ялкау,
шундый хәйваннар да рухани!
Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә
изге рух аный.
Арытаба Тукай бу иҗтимагый-сәяси төркем эчендә тагын да үзенчәлекле төркемнәр барлыгын күрсәтә. Һәм бу төркемгә керүчеләрне сурәтләүдә шагыйрь чын мәгънәсендә мастер-класс күрсәтә. Мисал өчен, түбәндәге ишан портретына игътибар итик.
“Күзен йомган, муен бөккән,
башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта:
ишан булган, имеш, хайван!”
“Ишан булган, имеш, хайван” дигән сүзләр тормышта социология фәне тарафыннан өйрәнелә торган бик зур һәм катлаулы проблемага бәйле. Ул да булса җәмгыятьтәге вазыйфа белән вазыйфаны үтәүче шәхес арасында яткан низаг. Биредә каршылыкның нигезе булып, бер яктан, һәрбер вазыйфаның аны үтәүчегә карата таләпләре; икенче яктан, ул таләпләргә тәңгәл килә торган сыйфатларга ия булган шәхесне тәгаенләү ята. Әйтик, шагыйрь язган бу очракта ишан вазыйфасын үтәр өчен кешенең, чын мәгънәсендә дингә бирелгән, үзе турында гына түгел, бәлки, күңеле һәм намусы белән Ислам динен үз күргән, башка милләттәшләре тормышы турында кайгыртучы, аларны үз артыннан ияртеп алып баручы шәхес булуы мөһимдер. Вазыйфа таләпләренә барлык сыйфатлары белән тулысынча туры килә торган кешене табу һәм тәгаенләү — иң авыр һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Ни кызганыч, бу мәсьәләне еш кына тулысынча чишеп тә булмый. Һәм бу аяныч хәл дин өлкәсендә генә түгел. Шагыйрь бу очракта тормышның нәкъ менә шушы каршылыгына ишарә итә. Башына кибән зурлыгы чалма урап куеп кына һәм аны “ишан” дип атаганнан ул, әлбәттә, чын мәгънәсендә ишан була алмый. Шагыйрьнең яшь егет булуына карамастан, тормышка үз карашы барлыгын, яшәешнең шундый тирәнлектә яткан каршылыкларын тану сәләтенә ия шәхес икәнлеген күрсәтә. Аның сүрәтләвеннән, әлеге ишанның үз урынында шулай дөньядагы, милләттәшләре тормышындагы хәлләргә күз йомып, муенын сузып утырачагы көн кебек ачык.
Я булмаса “Пыяла баш” шигырендәге хәзрәт образы:
Бөтенләй мөртәсәм фикере миендә:
Ялангач кыз, бәлеш, тәнкә,
тиен дә...
...Белү юк башканы, бар белгәне шул:
Бөтен зиһне ашап-эчмәклә мәшгүль.
Синең ул нишләсен соң милләтеңни?
Катында милләтен ни,
һиммәтен ни?
Абыстайларга җитсә төндә кувәт –
Менә гайрәт!
Менә һиммәт! Фәтүввәт!
Әлбәттә, шагыйрь барлык ишаннарга, дин әһелләренә дә бертөрле карашта түгел. Мисал өчен, икенче дин әһеле — Шиһабеддин Мәрҗани бөтенләй башка төр буяулар белән сурәтләнә: “...Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше...” — ди шагыйрь. “Бөтен кеше” сүзенә игътибар итик: бик төгәл, фәкать әйләнә-тирәгә ныклы игътибар белән, матди һәм рухи чынбарлыктагы күренешләрне һәм вакыйгаларны тамырдан күрү сәләте булган кешегә хас сыйфатына ишарәли автор. Шундый профессиональ карашы — башкалар күрмәгән, я күреп тә, игътибар бирмәгән, яисә, эшнең нидә икәнен аңлап та, күрмәмешкә салышкан кешеләрдән аермалы буларак, бөек акыл ияләренә генә хас сыйфаты шагыйрьнең. “Бөтен кеше” төшенчәсе биредә камил кеше мәгънәсендә бирелгән. Бу Тукайның кешегә, җан иясенең кеше булу биеклегенә күтәрелү мәсьәләсенә гуманистик карашының нигез ташы булып тора. Арытаба ул моны аңлатып та бирә.
...Тулган ай күк балкып чыккан
Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым
салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс
кыйбат хәзрәт...”
— дип яза “Шиһаб хәзрәт” дип аталган шигырендә. Димәк, “бөтен кеше” — милләт мәнфәгатьләренә хезмәт иткән һәм бу юлда мәгарифкә юл ачкан шәхес.
Халыкларның иң көчле заман давылларына да бирешмичә, гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга күчеп килә торган, аларга гына хас үзенчәлекләре булуын исбат итә, өйрәнә, тасвирлый социология фәне. Тукайның “Фәләннең фәләне” лирик тәнкыйть төрендә язылган шигырендә татар халкы белән бергә кайбер халыкларның ул күрсәткән үзенчәлекләре игътибарга лаек. Чыннан да, шагыйрь күзлегеннән чыгып карасаң, Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәгән халыкларның Тукай яшәгән чорда әнә нинди үзенчәлекләре булган икән бит:
Татарның — фанатизмы,
Урысның — аракысы,
Французның — кокеткасы,
Үзбәкнең — баласы,
Төрекнең — тәмәкесе,
Итальянның — җырлавы,
Немецның — пивосы,
Кыргызның — кымызы,
Испануляның — үгезе,
Яһүдинең — алдавы,
Башкортның — курае,
Атлы казакның — камчысы...
Бу күзәтү нәтиҗәләре бүгенге укучылар арасында да кызыксыну уятмый калмас кебек.
Тукайның бик иртә ятим калып, әти-әнисез, чит гаиләләрдә кулдан-кулга күчеп, авыр балалык еллары уздыруы билгеле. Бер яктан, балачагыннан төрле гаилә мөнәсәбәте модельләре күреп үсүе; икенче яктан, күп кенә әсәрләрендә хатын-кызга мөнәсәбәт, гаилә турындагы фикерләре билгеле урын алып торуы аның үзенең булачак гаиләсе турында уйлану нәтиҗәләре булырга да мөмкин дип әйтсәк, ялгыш булмас. Тукай гаилә мәсьәләсендә үзенең яшәү тәҗрибәсеннән чыгып кына иҗат итми. Гаилә мөнәсәбәтләре темасы Тукай өчен аерым әһәмияткә ия. Бу урында аның Пушкинны файдаланып язылган “Кемне сөяргә кирәк?” шигыренә игътибар итик. Билгеле булуынча, Тукай мәдрәсәдә укыганда ук бөек урыс классиклары Пушкин белән Лермонтов әсәрләрен укып, шуларга нигезләнеп иҗат итә башлый. Әлеге шигыре “Евгений Онегин” романының дүртенче бүлегендәге “Кого ж любить?” дип башланган 14 юллык өзекне файдаланып язылган. Әлбәттә, бу яшьтә, бигрәк тә шагыйрь кешегә, кайчан гына, нинди генә җәмгыятьтә яшәсә дә, мәхәббәт турында уйлану хас.
“Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә”, — дип башлый ул, һәм “Сине кем кызгана?”, “Синең хәсрәтең кемгә хәсрәт?”, “Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?” кебек сораулар куеп, соңыннан аларга җавабын да бирә: укучыга “эзләмә юкны әрәмгә”, “ярат үзеңне- үзең” дип киңәш итә. Тукай әсәрне үзенчә үзгәртеп тәрҗемә итә. Пушкин романының бу өлешендә “дусның дусны дошманга сатуы” турында язмаган, бу фикер Тукай тарафыннан формалашкан һәм, минемчә, Пушкинның гомерен өзгән фаҗигагә ишарә кебек яңгырый. Урыс әдәбиятының бөек классиклары иҗатын тирән өйрәнгән шагыйрь, әлбәттә, авторның гаилә тарихы белән дә кызыксынмый калмагандыр. “Мәхәббәт” шигырендә:
“Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь,
әйтегез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы,
Пушкиныңмы — кайсысы?”
— дип яза.
Моннан тыш, танышларының гаиләдәге мөнәсәбәтләреннән алган сабак та яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә этәргеч булгандыр, билгеле. Мисал өчен, иң беренче шигырьләре арасында “Кечкенә генә бер көйле хикәя”се аның шул вакытта ук бу темага карашы формалашуын күрсәтә.
Бу шигырендә дә, соңрак иҗат иткән башка әсәрләрендә дә шагыйрь социология фәне өйрәнә торган тагын бер бик җитди проблеманы күтәрә. Ул да булса җәмгыятьтә һәркем тарафыннан башкарыла торган төрле рольләр арасында һәрдаим барган низаг.
Билгеле булуынча, тормышта һәркайсыбыз төрле рольләр башкарып яшибез: гаиләдә беребез — мал табучы, яраткан ир, икенчебез — кайгыртучан хатын, эштә — җитәкче, я булмаса гади эшче, кибеттә — сатып алучы, базарда — сатучы һәм башкалар. Ә менә ул рольләр бер-берсенә каршы килеп, бәрелешкә күчсә, кеше өчен дә, гаилә өчен дә, җәмгыять өчен дә бу чын мәгънәсендә проблемага әйләнә. Югарыда аталган, чынбарлыктан чыгып язган шигырендә Тукай матур гына яшәгән гаиләдә, ир белән хатынның рольләре буталу сәбәпле, аларның трагик хәлгә төшүе, ике балигъ булмаган баланың да ятимләнүен тасвирлый.
Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорда Русиядә социология юк дәрәҗәсендә була. Русия социологлары 1901 елда Парижда социология факультеты ачарга мәҗбүр булган заманда нәкъ менә язучылар, шагыйрьләр әсәрләрендә илдәге катлаулы вакыйгаларны сурәтләп, үз позициясен әйтеп, халыкның фикер кысаларын формалаштыруга өлеш керткән. Тукай иҗатына менә шул яктан караганда, аның әсәрләрендә татар халкының үткәнен аңлар өчен генә түгел, бәлки бүгенгесе өчен дә бәяләп бетергесез әһәмияткә ия рухи мирас ятканы көн кебек ачык. Шушы җәһәттән Тукай иҗаты тагын да зуррак кызыксыну уята, аерым бер көч белән үзенә тарта. Аның әсәрләрен дөнья күләмендә билгеле булган акыл ияләре белән беррәттән, бер тирәнлектә үз халкының шул чордагы яшәешендә килеп туган катлаулы каршылыкларының асылына үтеп кереп, алар хакында йөрткән фикер тирәнлегенә сокланып укыйм.
Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, Тукай — яшь егет. Ә аның язган әсәрләрен укыганда, бүгенге шигърияткә башкачарак карый башлыйсың. Бүген бу яшьтәге егетләребезнең күбесе әле үзаллы фикер йөртүгә өйрәнә генә бара кебек, әти-әниләренең җилкәсеннән төшәргә уйлап карамаганнары да бар. Ә Тукай бу яшьтә — кыска гына гомерендә үлмәс иҗат җимешләрен калдырып, мәңгелеккә атлаган бөек шагыйрь. Мәшһүр акыл иясе буларак, әлегә кадәр тиешле бәясен алмаган, минемчә.
Аның иҗаты горурлык хисләре уяту гына түгел, бәлки яңа сораулар нигезендә уйлануларга да этәрә. Татарның күбесе изелеп яшәгән, социаль үсеш дәрәҗәсе кайбер башка халыкларныкына караганда шактый түбән булган, халыкның күпчелеге укый-яза белмәгән бер чорга туры килгән аның гомере. Шулай булуга карамастан, татарның бер баласы ярлылыкта, ятимлектә, фаҗига тулы авыр тормыш юлында югалып калмаган. Үз өстендә туктаусыз эшләү нәтиҗәсендә, табигатьтән килгән акыл тирәнлеге һәм фикерләү мөмкинлекләре белән Тукай дөньякүләм югарылыкка күтәрелгән рухи каһарманга әйләнгән. Үзенең мәңгелек әсәрләрендә татарның олы рухи көчен һәм байлыгын туплап калдыра алган.
Тукай яшәп иҗат иткән чор – халкыбыз тормышында бик акрын булса да, тирән үзгәрешләр башланган вакыт. Икътисадта бу капиталистик мөнәсәбәтләр көчәеп, социаль киеренкелекнең яңа баскычка күчүе, азмы-күпме булса да сәнәгать тармаклары, анда эшләүчеләр — бер яктан, эшчеләр сыйныфы, икенче яктан, техника белән эшләү өчен махсус белем алган белгечләр барлыкка килү, мәгариф һәм мәдәниятнең яңа төрләре яралу һәм башка күп үзгәрешләр милләтебез яшәешен узган гасырлардан шактый аермалы хәлгә китерә. 1905-07 елларда Русиядәге хәл-вакыйгаларны гына күз алдына китерсәк тә, ул үзгәрешләрнең никадәр тирән икәнен төсмерләп була. Менә шул үткән заман белән киләчәк заман арасындагы тарихи күпердә уза Тукайның җиде еллык иҗат юлы.
Ләкин аның дөнья күргән беренче басмаларында ук тормышка җитди карашлы, кыю фикер әйтергә әзерлеге булган шәхес икәнлеге күренеп тора. Мин аның әле 19 яшенә кадәр иҗат иткән “Мужик йокысы” шигыренә ишарә ясыйм. Мәшһүр шагыйрь дип атый ул А. В. Кольцовны, үзенең аның “Что ты спишь, мужичок?” шигырен үзгәртеп тәрҗемә итүе турында искәртеп. Әмма үзгәртү, минем карашка, билгеле урыс шагыйренең әсәренә әле шигърияткә кереп кенә барган егетебез тарафыннан яңа төсләр генә өстәми, ә фикерләре белән әсәрне яңа биеклеккә күтәрә, дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки А. В. Кольцов, аның мәшһүр шагыйрь булуына шигем юк, бу әсәрендә “мужикның” эшләре никадәр начар икәнлеген аның эшләмичә йоклап ятуыннан булуын да тасвирлый. Тукай да: “Тик яткач, Ходаем бирми мал сәбәпсез”, — ди. Ләкин иҗтимагый-сәяси каршылыкны киңәйтеп, аның икенче катлавын да ачып бирә: “Сине бай вакытыңда дусларың мактады”, малың беткәнне белгәч “кул чабып көлделәр”, — дип яза.
Автордан аермалы буларак, тормыш диалектикасын тирәнрәк аңлавын күрсәтеп, “һәр михнәт соңында рәхәтле көн дә бар” дип өсти шагыйрь егет.
Балаларыбызның рухи дөньясын, тәрбия нигезен татар халкының рухи байлыгын туплаган Тукай иҗатын өйрәтеп, башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән тулыландырып, аларны аңларлык дәрәҗәгә җиткерү — безнең бурыч. Чөнки Тукай иҗатын белмәгән татар баласы үз халкының рухын да, мәдәниятен дә белми дә, аңламый да кала. Бәла шунда ки, үз халкының мәдәниятен аңламаган бала күпмилләтле җәмгыятьтә үзенең шәхес буларак башкалардан ни белән аерылып торуын аңлый алмый интегә; үзен үз халкының мәдәни әһеле итеп тоймаган кеше башка халыкларның мәдәниятен дә аңлый алмый.
* * *
Тукайның иҗаты белән танышу, аның әсәрләрен уку, аңлау, башка әдәби әсәрләр өстендә эш иткән кебек үк, укучыдан билгеле бер әзерлек, зыялылык таләп итә. Һәм бу Тукай яшәгән вакыттагы һәм бүгенге татар теле арасындагы аерма белән генә бәйләнмәгән. Сүз, бер яктан, яшь буынның фикерләү сәләтен үстерү турында бара: әдәби әсәрне уку гына түгел, бәлки, аны аңлау, андагы фикерләрне үзләштерү, кабул итү сәләте һәр кешегә дә тигез бирелми. Икенче яктан, Тукай иҗатында тупланган татар милли-мәдәни рухын, татарның әхлакый байлыгын яшь буынның тәрбия нигезе итеп алу турында бара.
Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бик матур, җиренә җиткереп иҗат ителгән әсәрләрне уку да үзе генә әле кешене чын мәгънәсендә кеше итү өчен җитәрлек шарт була алмый. Моның өчен җәмгыятьнең кирәкле дәрәҗәдә үсеше, анда кешегә мөнәсәбәтнең чын мәгънәсендә кешечә булуы мотлак. Шагыйрьнең олы иҗади хәзинәсенең бер үрнәге – ул, һичшиксез, бүген бөтен татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” әсәре.
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син
туган тел аркылы...
Беренче карашка гади кебек тоелган бу юлларда бөеклеккә генә хас гадилеккә төрелгән ифрат тирән фикер ята.
Бу әсәрен Тукай 1909 елда бастырган. Ягъни, бу шигырьне язганда шагыйрьгә нибары 23 яшь кенә булган. Шул аз гына гомере эчендә гадилектән бөеклеккә атлаган милләттәшебез. Даһиларга гына хас сыйфат бу.
Тукаебызның туган телгә булган мөнәсәбәте безгә васыять булып яңгырый.
Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән рухи байлыгыбызны саклап калу һәм үстерүне һәркем үзенең тарихи бурычы итеп аңларга тиеш.
Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор, УДАТУның социология кафедрасы мөдире.