Психолог, үзешчән композитор һәм шагыйрə Фəүзия Гайзаман "Тукайга!" дип аталган əдəби-нəфис, шигъри гөллəмəгə кушыла.
Даһи эзлəре
Əй, Тукаем, сүзлəр патшасы,
Сүзнең серен ничек аңладың?
Бер шигырең - "Туган тел"ең генə
Ача Җирдə миллəт капкасын.
Син, Тукаем, сүзлəр остазы,
Сүз моңына кайда кинəндең?
Ач-ялангач сабый чагыңда ук
Ул жаныңа үзе сеңгəндер...
Син Даһиның гади сүзлəрендə
Миллəт моңы, зары, аяныч...
Шигырьдəге аңның тирəнлеге
Күп халыкка терəк, таяныч.
Кыска гына гомер эчендə дә,
Бөеклекнең ачып серлəрен,
Атлый Тукай гасырдан гасырга,
Ярылып ята Даһи эзлəре...
Фəүзия ГАЙЗАМАН.
Кадерде дуслар!
Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.
Фото: гаилә архивыннан.