Римма Гайнанова - Чакмагыш районының Рапат авылыннан. Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, 27 ел туган районындагы Яңа Каръяуды урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Сәләтле балаларны туплап, “Умырзая” әдәби иҗат түгәрәге оештырган, иҗат җимешләре республика матбугатында дөнья күргән, җыентык булып бастырылган. Римма Гайнанова шигырьләренә язылган җырларны танылган җырчылар башкара. Хәзер ул Яңа Каръяуды мәдәният йортында эшли, иҗат итә.
Тукай
Кулдан-кулга күчкән, йорттан – йортка,
Күпне күргән үксез гомерендә.
Тик кимсенү, үпкә-рәнҗүләрне
Сакламаган керсез күңелендә.
Йөрәгенә сеңгән халык зарын
Шигырь юлларына сыйдырган.
Гасырлардан-гасырларга күчәр
Тиңсез әдәби мирас калдырган.
Милләтемнең гәүһәр йөзек кашы,
Йөз аклыгы, күңел сафлыгы,
Бөеклеге, көче, батырлыгы,
Хаксызлыгы, мең кат хаклыгы.
Римма ГАЙНАНОВА.
Кадерде дуслар!
Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. Тавыш бирүләр 26 апрель иртәсендә туктатыла һәм шул ук көнне бәйгегә йомгак ясала. Шуңа кадәр "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.
Фото: гаилә архивыннан.