+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
23 апрель 2020, 16:07

"Тукайга!" - Бәләбәйдән

Зәйфә Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы кызы. 35 елдан артык “Бәләбәй хәбәрләре” шәһәр-район гәзитендә эшли. Хезмәтенең Тукай телендә, ана телендә булуы белән горурлана.

Зәйфә Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы кызы. 35 елдан артык “Бәләбәй хәбәрләре” шәһәр-район гәзитендә эшли. Хезмәтенең Тукай телендә, ана телендә булуы белән горурлана.

Умырзая чәчәге шикелле кыска гомерле, әмма Иделдәй көчле, тирән, моңлы, гүзәл иҗади мирасың белән мәңге яшәр Тукаебыз безнең! Син шагыйрь һәм җырчы буларак та, балалар өчен Тукай абый, зурлар өчен туры сүзле Тукай остаз буларак та, татарлыгыбызны, ана телебезне саклар өчен гел кирәк, гел терәк булдың, кирәк, терәк булачаксың.
Син безнең – рухи көчебез, намусыбыз аклыгы, күңелебез пакьлеге.


ТУКАЙ ДИСӘМ…

Тукай дисәм,
Җанга моң тарала.
Нинди тылсымы бар бу сүзнең?
Сурәтенә карап бу хакта мин
Уйланамын, калсам берүзем.

Тукай һәм моң...
Бер үк төсле сүзләр.
Җандашлардыр, шулай тоела.
Тукай дисәм – җанга моң тарала,
Ә моң дисәм – Тукай уела.

Зәйфә СӘЛИХОВА.

Кадерде дуслар!

Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. Тавыш бирүләр 26 апрель иртәсендә туктатыла һәм шул ук көнне бәйгегә йомгак ясала. Шуңа кадәр "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.

Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.

Фото: гаилә архивыннан.


Читайте нас