Сәрия Әминева-Гафарова Благовар районының Таң авылында яши, татар теле укытучысы булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Хәзер авыл мәчетендә балаларга гарәп телен өйрәтә, иҗат итә, иҗтимагый тормышта кайнап яши.
Гаепләмәс безне Тукай.
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! – мыр-мыр итеп мәче чыга.
Г. Тукай.
Әби –бабай сине сөйгән, Бөек шагыйрь!
Әти–әни үскән Тукай шигырен сөйләп.
Без дә бүген аӊлашабыз синеӊ телдә,
«Туган авыл», «Туган тел»ләрне көйләп.
Укыгач та шигырьләреӊ, илһамланып,
Кул үзеннән–үзе, түзми, каләм ала.
Һәркем шагыйрь: әй сырлыйбыз, әй тезәбез;
Дәфтәр битләрендә байтак язма кала.
Шәкертләреӊ бик күп синеӊ, Данлы шагыйрь!
Китап–журнал, гәзит тулы хәзер шигырь.
Сүз юк, булды тагын чын татар уллары,
Шигърияттә Такташ, Туфан, Юзилары…
Бүген менә тутырдык без Интернетны,
Иҗат итеп «татлыларны, әчеләрне»…
Гаепләмәс Тукаебыз шәкертләрен –
Безнеӊ кебек «мыр –мыр килгән мәчеләрне».
Сәрия ӘМИНЕВА-ГАФАРОВА
Кадерде дуслар!
Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. Тавыш бирүләр 26 апрель иртәсендә туктатыла һәм шул ук көнне бәйгегә йомгак ясала. Шуңа кадәр "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.
Фото: гаилә архивыннан.