+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
24 апрель 2020, 13:45

Башкорт теленнән диктантка кушылыгыз!

Бүген халыкара диктантта катнашып, бүләк отарга була.

Бүген халыкара диктантта катнашып, бүләк отарга була.

25 апрельдә "Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020" акциясе узачак. Ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырыла. Бу илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлгә бәйле.
Халыкара диктант беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде, ул чакта катнашучылар саны 69 687 җитте. Шуларның 3 511е онлайн-мәйданчыкларда язган иде. Чагыштыру өчен: 2020 елда Халыкара диктантта катнашу өчен бүгенгә 67 мең кеше теркәлгән дә инде.
Алар арасында Санкт-Петербург, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Первоуральск шәһәре, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Киров, Мәскәү, Ноябрьск, Якутия һәм Краснодар крае вәкилләре бар. Шулай ук Үзбәкстан Республикасы, Казахстан Республикасы (Нурсолтан, Алма-Ата), Швейцария (Женева), АКШ (Лос-Анджелес, Нью-Йорк), Германия, Испания, Эстония, Төркия (Истанбул, Анталия, Фетхие, Искешихер), Германия (Берлин), Кытай (Пекин, Гуанчжоу) кебек илләрдән дә катнашучылар бар.
Диктантка “БСТ” телеканалында, "ВКонтакте” (https://vk.com/video-27097047_456247151 ), "Instagram” социаль челтәрләрендә, “YouTube” ( https://youtu.be/XTaPHuXGLvA ) видеохостингында, https://bashkdictant.ru/ сайтында кушылырга мөмкин.
Диктантта катнашучылар #БашДиктант2020 хештегы астында социаль челтәрләргә фотографияләрен урнаштыра һәм инстаграмда @ bash_fond Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды битен билгели ала. Иң яхшы фоторәсемнәр “БСТ” телевидениесе эфирында трансляцияләнәчәк. Шулай ук, диктантны оештыручылар әлеге хештеглы өч матур публикациягә истәлекле бүләкләр әзерләгән.
Диктант текстын уку турыдан-туры трансляцияләнәчәк:
— 11.00 дән 11.25 кә кадәр — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
— 11.30-11.55 — башкорт телен яхшы белүчеләр өчен;
— 12.00 дән 12.20 гә кадәр — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Акциянең һәр катнашучысына өйдә диктант язу мөмкинлеге бирелә. Диктант язылган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм акция сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк булачак.
Мондый мөмкинлек булмаганда, bashkdiktant2020@mail.ru электрон почтага яки WhatsApp +7 (927) 950-02-66 номерына җибәрергә мөмкин. Эшләр 2020 елның 26 апреленә 23.59 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Барлык катнашучыларга акция сайтының шәхси кабинетларына яки электрон почта аша электрон сертификатлар җибәреләчәк. Нәтиҗәләр 30 көн дәвамында акциянең сайтында урнаштырылачак.


Фото: education.bashkortostan.r
Читайте нас