26 апрель — Габдулла Тукайның туган көне
Бөек шагыйребез бу якты дөньяга 1886 елның 26 апрелендә килгән, әдәбият күгендә бары тик 7-8 ел балкып, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен булдырып, нибары 27 яшендә 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка күчкән. Аның тормышы, эшчәнлеге, иҗаты, калдырган мирасы — иксез-чиксез дөнья ул. Гасырдан артык инде ул рухи-әдәби мирас өйрәнелә, тикшерелә. Зур булмаган бу мәкаләдә сүз — шагыйрьнең Уфа белән, Башкортстан белән, республикабызда туып-үскән, яшәгәннәр белән бәйләнешләре турында.
Уйлап карасаң, күп якташларыбыз Тукай белән (аның шәкерт чагыннан ук) очрашкан, аралашкан, аның турында гыйльми хезмәтләр, истәлекләр язган, аның образын әдәбиятта һәм сәнгатьтә мәңгеләштергән. Бу җәһәттән иң беренче Закир Шакиров искә төшә. Без аны озак еллар Башкорт дәүләт университетында укыткан тел галиме буларак та, 1969-87 елларда республикабызга җитәкчелек иткән Мидхәт Шакировның әтисе дип тә хәтерлибез. Хәзерге Кушнаренко районының Карача-Елга авылында туып, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган һәм ул чакта шунда ук укыткан Закир мөгаллимнең география дәресләренә дә кереп утырырга яраткан яшь Габдулла. Мөгаллимнең дәресне карталар һәм проекцион фонарь белән диапозитивлар кулланып аңлатуын ошаткан һәм, “Географияне шулай итеп укыткач, кызыклы була шул”, дип, үзенең хуплау мөнәсәбәтен дә белдереп куйган. Шакиров белән Тукай Казандагы әдәби-мәдәни чараларда да еш очрашып, фикер алыша торган булганнар.
Яки менә хәзерге Туймазы районының Тукай авылында 1887 елда туган Гали Хикмәтуллинны алыйк. Яшь шагыйрь белән ул Уральскидагы “Мотыйгия” мәдрәсәсендә бергә укыган. “Казан утлары” журналының 1966 елгы 6нчы санында бастырган истәлегеннән белүебезчә, кечкенәдән ятим калып, җырга әвәс булып үскән Гали “Мотыйгия”дә җае килгәндә Тукай белән бергәләп җырлаган, шул исәптән Тукай “Өйлап чыгарган” җырларны да. Гали Габдулланың руханиларны бер дә яратмавын, хәтта бервакыт икесен дә Мотыйгулла хәзрәт чакырып бик нык ачуланганын да яза.
Башкортстанның данлы улы Галимҗан Ибраһимовның Октябрьгә кадәрге әдәби-тәнкыйди мирасында Тукай иҗатына багышланган хезмәтләр дә зур урын алып тора. Ике бөек талант иясенең сатирик “Яшен” һәм “Ялт-йолт” журналларында бер-берсен “чеметкәләве”нә, аларның шәхси мөнәсәбәтләрен бозган, әдәби даирәдә күп шау-шу тудырган “Татар шагыйрьләре” китабы язылуга карамастан, Тукай фәнен тудыруда Ибраһимовның роле, һичшиксез, зур булуын танымау мөмкин түгел.
Башкортстанның иң беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукай багланышлары. Тукай мәкаләсендә Гафури иҗатына карата тәнкыйть 1909 елдан күренә башлый. Якташыбызны ул, ХХ гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормышына җавап бирерлек шигъри әсәрләре һәм публицистик язмалары бик сирәк күренә, дип һәрчак тәнкыйтьләп тора. Гафури моңа үпкә сакламый. Тукай 1912 елның язында Уфага килгәч, аның белән күрешеп, теләгән урыннарына алып бара, соңгы пальтосын сатып булса да кунак итә. Тукайның Уфага килүе хөрмәтенә бернинди дә мәҗлесләр, очрашулар оештырылмавына соңыннан үкенеч тә белдерә.
Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш, шушы ике зур шәхеснең очрашулары фактына нигезләнеп, “Язны каршылаганда” повестен (1946-47) яза. 1957 елда аның яшьлек хатирәләрен искә төшерү рәвешендәге, Тукайның аралашкан даирәсен, танылган шәхесләрне гәүдәләндергән “Хәтердә калган минутлар” дигән документаль китабы дөнья күрә. Кудашның Тукайга багланышлы публицистикасы бөек шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре хакындагы иң кызыклы мемуар әдәбияттан санала.
Сәйфи аганың икетуган энесе, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Афзал Кудашев та 30нчы еллар ахырыннан башлап, гомер буе дип әйтерлек (вафаты 1981 елда) Тукай иҗаты белән кызыксына, тикшеренүләр алып бара. Язмалары башкорт һәм татар матбугатында, җыентыкларда дөнья күрә. 1939 елда М. Хәй тарафыннан төзелгән Тукай шигырьләренең җыентыгы А. Кудашевның баш сүзе белән ачыла. Аның күпчелек хезмәтләре Тукайның башкорт әдәбиятындагы урынын билгеләүгә, халык иҗатының Тукайга йогынтысын ачыклауга багышлана.
Салават районының Таймый авылында туып-үскән мәшһүр галим, профессор Габдрахман Сәгъди күп кенә китапларында әдәбият белеменә караган төшенчәләрне Тукай шигъриятеннән мисаллар аша аңлата, шагыйрь әсәрләрен фикер, хис тирәнлеге, хыял байлыгы, поэтик бизәкләр муллыгы ягыннан югары бәяли. Октябрьдән соң Тукай иҗаты тирәсендә барган әдәби-эстетик фикер көрәшендә аны яклап чыгышлар ясый.
Озак еллар “Кызыл таң” гәзите мөхәррире урынбасары булып эшләгән, аннары гомеренең ахырына кадәр БДУда укыткан, татар филологиясе кафедрасы мөдире булган фән докторы, профессор Үзбәк Гыймадиев хезмәтләренең бер өлеше революциягә кадәрге татар сатирик матбугатының идея-эстетик эчтәлегенә каравы, шул ук җирлектә Тукай иҗатын да шактый тирән яктыртуы хакында гәзитебезнең быелгы 27 март санында “Ялт-йолт” журналы чыга башлауның 110 еллыгы уңаеннан мәкалә бастырган идем. Ә Тукайның сатира жанрындагы эшчәнлеген ныграк белергә теләүчеләр Үзбәк абыебызның Казанда нәшер ителгән “Сатира коралы белән” (1977 ел, 215 бит) һәм “Сила сатирического слова” (1987 ел, 267 бит) китапларын укый ала.
Әдәбият галиме Суфиян Сафуановның “Габдулла Тукай һәм Башкортстан” дигән уку әсбабында Тукайның Башкортстан, башкорт халкы белән бәйләнеше төрле яклап өйрәнелә. “Бу үлемсез иҗат ике кардәш халыкның, татар һәм башкорт әдәбиятларының тыгыз бәйләнешен күрсәтүче мөһим дәлил булып тора”, — дип яза автор. Ул шулай ук, экспедиция вакытында табылган материалларга таянып, Тукай иҗатының Башкортстанга үзеннән күпкә алда килеп җитүен, шагыйрьнең күп әсәрләренең халык җырлары булып китүен ачыклый.
Суфиян Гаяз улының бу фикерен башкорт әдипләре дә көчәйтә. Мәсәлән, Баязит Бикбай “Беренче укыган шигырем” дигән мәкаләсендә башкорт поэзиясендә халыкчанлык, реализм, Ватанга мәхәббәт кебек сыйфатларның тәрбияләнүендә Тукай әсәрләренең йогынтысы зур дип саный, “башкорт халкының йөрәгендә Тукай Мәҗит Гафури белән янәшә ята”, — ди.
Бу урында Равил Бикбаев сүзләрен дә өстәү урынлы: “Кызык, кайсы милләт укучысы башка бер милләт шагыйрен үз шагыйре итеп кабул итә алды? Башкортлар аны шулай кабул итте. Тукай сүзен хәзер дә башкортлар теләк, васыять кебек кабул итә”.
Тукайны өйрәнүгә зур өлеш керткән Башкортстан шәхесләре арасында тагын Галимҗан Нигъмәти (Чишмә районыннан), Нәкый Исәнбәт, бертуган Лена һәм Рашат Гайнановлар (өчесе дә Салават районыннан), Нил Юзиев һәм Фәнис Исламов (икесе дә Яңавылдан), Рамил Исламов (Балтачтан), Флорид Әгъзамов (Чакмагыштан), Роберт Бикмөхәммәтов (Илештән) һәм башка күпләр бар. Республикабызда туып-үскән янә өч Кәрим: Тукайның замандашы, язучы, тәнкыйтьче, публицист, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хөсни Кәрим; фронтта батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Фатих Кәрим; Тукайны ХХ гасырда төрки телләрдә иҗат иткән иң бөек шагыйрьләрдән санаган Мостай Кәрим.
1903 елда Уфада туган Әхмәт Фәйзи — Тукай турында иң беренче роман язган әдип. Аның 1952 елда дөнья күргән “Тукай” романы тиз арада тәрҗемә ителеп, урыс телендә дә үз укучысын таба (1954, 1955, 1977). Софиядә — болгар телендә, Алма-Атада — казах телендә, Ташкентта үзбәк телендә басылып чыга.
Татарстанда милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре авторларына 1958 елдан Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре бирелә башлый. Тәүге 8 лауреат арасында — Әхмәт Фәйзи.
Бу премиягә Илеш һәм Яңавыл районнарыннан — өчәр, Салават, Мишкә һәм Благовардан икешәр кеше лаек булды.
Тукай үзе һәм аның геройлары — рәссамнар иҗатында. Бу җәһәттән дә якташларыбыз иҗаты бәяләп бетергесез. Мәсәлән, Урал аръягында туып-үскән башкорт егете Абрек Абызгилдин (1937-2013) Казанда укып эшләп, гаять зур уңышларга ирешә. Аеруча Тукай тематикасы буенча. Ул Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе иде. Озак еллар Татарстан Рәссамнар берлегенә җитәкчелек итте. Яңавыл районында туган милләттәшебез Эрот Зарипов (1938-2009) шулай ук рәссам буларак дан алды. Аның Тукай сурәтләнгән картиналары дәрәҗәле күргәзмә һәм музей залларына куелган.
Соңгы өч елда Тукайга бәйле ике зур вакыйга булды. 2017 ел башларында без Габдулла Тукай энциклопедиясен — татар телендә беренче хосусый энциклопедияне кулыбызга алдык. Аның презентациясе Казанда гына түгел, Уфада да зур әдәби чара буларак үткәрелде.
Икенче мөһим вакыйга, әлбәттә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу булды. Уфабызда бөек шагыйрь һәйкәлен күрү хыялы әллә ничәмә буын милләттәшләребез күңелендә күп еллар дәвамында бөреләнеп килде. Ә инде бу фикер рәсми рәвештә “Кызыл таң” редакциясендә яңгыраган һәм гәзит битләрендә язмалар басылган иде.
Һәйкәл былтыр 18 апрельнең кояшлы иртәсендә ачылды, бу тантанада тугандаш ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясадылар.
Фәрит Фаткуллин.