+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
26 апрель 2020, 16:43

Туймазыда Тукай шигыренә көй язып башкаралар (видео)

Районның Кандра авылы музыка мәктәбе укытучысы Ирина Хозина бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган авылым” шигыренә көй язган. Аны шул ук музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова башкара.

Районның Кандра авылы музыка мәктәбе укытучысы Ирина Хозина бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган авылым” шигыренә көй язган. Аны шул ук музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова башкара.
Шулай ук, Алия Закирова Габдулла Тукай шигыренә язылган “Җир йокысы” җырын да башкара. Ә аның көен районның Кандра-Котый авылында яшәп иҗат итүче Наҗия Гәрәева язган.
Алия Фәрит кызының улы Нурислам белән кызы Айсылу да татарча бик күп җырларны оста итеп башкара.
Кандра музыка мәктәбе укытучылары да, укучылары да һәр башлангычны күтәреп алып, төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешә. Биредә республика Башлыгы степиандиатлары да белем алды. Күп кенә укучылар алган белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, сәнгать юлын һөнәр итеп сайлаган.
Гомумән, иҗат ялкыны белән янып яши кандралылар, иҗат дәрте белән башкалардан аерылып тора.
Читайте нас