+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
15 июнь 2020, 09:24

Милли китапханәдә онлайн чаралар уза

Пандемия аркасында республикада Салават Юлаев көннәре Интернет челтәрендә уза.

16 июньдә башкорт халкының милли каһарманы, шагыйрь һәм полководец Салават Юлаевның тууына 266 ел тула. Быел Салават Юлаев көннәре беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.

Уфадагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә тарафыннан геройның туган көненә багышланган күптөрле чаралар оештырыла.

12 июньдә вакытлы басмалар бүлегендә “Һин - заманға, һин ваҡытҡа һәйкәл” дигән башкорт телендә видеолекция узды. Анда китапханә хезмәткәрләре скульптор Сосланбәк Тавасиев тарафыннан Салават Юлаевка һәйкәл куелу турында тарихи әдәбият тәкъдим ителде.

13 июньдә китапханәдә сайтындагы “Виртуаль күргәзмәләр” бүлегендә туган якны өйрәнү бүлеге Салават Юлаевка багышланган “Шагыйрь һәм сугышчы — халык хәтерендә” дигән яңа виртуаль күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә урыс, татар, башкорт, инглиз, эстон һәм төрек телләрендә нәшер ителгән төрле авторларның китаплары белән тулыландырылды.

14 июньдә нота басмалары һәм тавыш язмалары залы тарафыннан "Салават Юлаев — беренче башкорт классик операсы" видеолекциясе тәкъдим ителде.

15 июньдә кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге — "Салават турында беренче материаллар" сирәк басмаларның видео-күзәтүе тәкъдим ителде.

Иртәгә, 16 июньдә, Салават Юлаев көннәрен йомгаклап кую датасында, балалар һәм үсмерләр өчен уку үзәге "Салават турында сүз" әдәби-тарихи сәгатен үткәрәчәк.

Салават Юлаев көннәре кысаларында үткәрелә торган чараларны һәркем күзәтә ала. Моның өчен тик гаджет, телефон, телевизорларыгызны кабызып, чараларга кушылырга гына кирәк.

Фото: wikipedia.org сайтыннан.
Читайте нас