Мәдәни чара Русия көненә, Татарстанның 100 һәм татар хатын-кызла-рының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланды. Концертның үзенчәлеге шунда: ул онлайн форматта күрсәтелде. Милли моңнарны төньяк башкаладан ишетү мөмкинлеген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, төбәктәге “Ак калфак — Нева” хатын-кызлар берлеге Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары piter.tatar порталы белән берлектә оештырды.
Әлеге онлайн-концертны тарихи вакыйга дип әйтергә мөмкин. Ул шактый мәшәкатьле һәм зур осталык-тәҗрибә таләп итә. Концертны оештыруда “Питер Татар” порталы баш мөхәррире Равил Закиров турыдан-туры катнашты һәм туры эфирның режиссеры да ул булды. Равил Зөфәр улы бу мөһим чараны техник яктан тоткарлыксыз тәэмин итүгә иреште.
Онлайн-концерт чыгышларын Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты. Ул даими вәкиллек исеменнән милләттәшләрне татар һәм урыс телләрендә котлады. Бүгенге көн милли бердәм-лекне чагылдыра һәм безнең фидакарь хезмәт туган илнең чәчәк атуына юнәлтелгән дип ассызыклады. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы һәм казанышлары белән горурланабыз. Һәркем өчен Русия — беренче чиратта, аның туган төбәге ул, диде. Шунысы куанычлы, безнең чыгышларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә кушылды, дип белдерде.
Даими вәкиллек шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар ансамбльләре көче белән әзерләнгән зур концертны апрель аенда “Рекорд” яшьләр йортында күрсәтергә планлаштырган иде. Әмма илдәге билгеле вакыйгалар аны онлайн форматка күчерергә мәҗбүр итте.
Сәнгать осталарының мондый рәвештә чыгыш ясавы Нева буе татарлары иҗ-тимагый тормышында беренче тапкыр. Ул Санкт-Петербургның мәдәни тормышында да яңа бит.
Чыгышларны Татарстан Рес-публикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов башлады. Ул Русиягә дан җырлады. Альбертны “Акчарлак” ансамбле алыштырды. Костюмнары да, чыгышлары да күркәм булган акчарлаклылар моңа кадәр үк үзләренең матур чыгышлары белән җыр-моң сөючеләр күңелендә мәхәббәт яуларга өлгер-гән иде инде. Әлеге чыгышлары да туган моңга сусаган күңелләргә шифа бирде. Оештырылуына бер генә ел узуга карамастан, Светлана Җиһангирова җитәкләгән ансамбльнең киләчәге бик матур булырга охшаган.
Санкт-Петербургта танылу алган җырчы Динар Байтимеров үз чыгышында аналарга дан җырлады, ялгыз мәхәббәттән уфтанды һәм туйдырмас “Ай, былбылым” ны ишеттерде.
Австралия белән Петербург хәзер кул сузымы гына арада кебек. Аделаида шәһәрендә яшәүче Диләрә Вәлиева үзләрендәге як-шәмбе татар мәктәбе, милләт-тәшләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштырды. Рауза ханым белән Мөслим Вәли дә шушы илдән туры бәйләнешкә чыкты. Австралияле-ләрнең моңлы күчтәнәчләре мулдан иде.
Прагадан билгеле эшкуар Кыям Кормакаев Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендә оештырылучы күп милли-мәдәни һәм дини чараларны оештыруда һәрвакыт матди катнаша. Ул “Үз илемдә” җырын башкарды.
Егерме еллык сәхнә тәҗрибәсе булган Сания Ишкинина җитәкчелегендәге “Шатлык” ансамбле һәр татар гаиләсенең өй җырына әй-ләнгән “Күбәләк”не башкарып, тәбикмәкле-коймаклы балачакны искә төшерде.
Карелиядән татар кызлары бәйге-сендә “Иң назлы” исемен яулаган Александра Соловьева татар сылулары биюләре белән сокландырды. Балетмейстер һәм хореограф Айгөл Гыйльметдинова үз чыгышын күренекле шәхес Сайра Азыйм кызы Велшакованың якты истәлегенә багышлады. Шунлыктан аның чыгышы сагышлы да, матур да булды.
Мәскәүдән баянны һәм аккордеонны төрле моң тибрәлешендә сайратучы Айдар Сәлахов чыгышы берәүне дә битараф калдырмаганлыгына иманым камил. Ленинград өлкәсе Красное село авылындагы “Нур” ансамбле чыгышы да күркәм булды. Санкт-Петер-бургның “Мирас” яшьләр мәдәни ансамбле, (җитәкчесе Сафия Кичемасова) милләттәшләр игътибарына дулкынландыргыч “Очрашу” биюен әзерләгән иде.
Самарадан килгән милләттәшләр халык тел иҗатыннан сәхнә күренеше әзерләгән. Ул “Өч кыз” әкиятенә нигезләнгән эчтәлекле номер булды. Илебезнең күп җырларга һәм әсәрләргә салынган Идел елгасы хакындагы җырлы-биюле чыгыш күңелләрне әсир итте. Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән Нәгыйм Шәйхетдинов Бөек Ватан сугышы темасын сайлаган. Үзе уйнады, үзе җырлады.
Кырым дәүләт филармониясе җырчысы Динара Хафизова чыгышына да аерым тукталып китәсе килә. Чиксез зур осталык таләп иткән “Болын”, “Киек казлар” һәм “Аналар көтәләр улларын” җырлары белән ул кешелекне сак булырга чакырды, җир йөзендә сугыш дигән афәт калдырган яра-ларның әле һаман төзәлеп бетмәве хакында кисәтте. Тормышта сагыш белән сөю, көтү белән сагынуның бер тигезлектә баруын искә төшерде.
Гөлнара Фәйзуллина “Файда” эстрада-фольклар ансамблен җитәкли. Бу оешмага мәрхүм Рөстәм Хучашев нигез салган иде. “Файда” халык көйләрен башкарды. Киемнәре дә, үзләре дә һәрьяклап килгән, хәрәкәтләре матур, тавышлары моңлы. Алар җырла-ганда һәркем үз авылын сагынгандыр.
“Карелия сувенирлары” башкарган “Итекләр” биюе дә чыгышларга бәйге оештырылса алдынгы урынга чыгар иде. Әлеге бию татар халкының никадәр киң күңелле, җор һәм шаян холыклы булуын күрсәтте.
Милли-мәдәни чараны татар җәмгыяте активистлары Фирая Рәшитова һәм Линара Николашкина бик матур алып барды.
Онлайн-концертны әзерләп, безнең күңелләргә ләззәт биргән оештыручыларга иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
Зәрия Хәсәнова,
Санкт-Петербург һәм
Ленинград өлкәсе татар
журналистлары клубы рәисе.