Безнең якта элегрәк сабантуй язгы сөрү, чәчү алдыннан олылап үткәрелә иде. Кыр эшенә тәгаенләнгән сабан, тырма, башка эш кораллары тагылган атлар, сафка тезелеп, урам буйлап үтә. Пар ат җигелгәне – колхозның бердәнбер чәчкече.
Халык капка төбенә чыгып, аларны изге теләкләр, догалар белән озата. Хәзергечә әйтсәк, үзенчәлекле бер техосмотр булган ул.
Сабантуй – тәм-том пешереп, кунаклар чакырып, түземсезләнеп көтеп алына торган бәйрәм. Авыл тантаналы төс ала. Сабантуй һәркемнең күңелен җилкендерә, хис кылларын чиртеп, рухландыра, илһам тудыра, көрәшкә, уенга әйди, җыр-биюгә чакыра.
Иртәгә сабантуй дигән көнне барысы да “Ай, рәхмәт!”не көтә. Менә атка атланган яшь-җилкенчәк, арбага утырган гармунчы тальян тартып, урамнан үтәләр. Капка төбенә килеп: “Җиңгәй, түтә-әй, ай, рәхмә-ә-әт!” – дип хор белән кычкыра башлыйлар. Алдан ук рәхмәткә лаек булган хуҗабикә дәртләнеп чигелгән сөлге, шәлъяулык, бизәкле ситсы кебек бүләкләрен чыгарып колгага тага. Кайткан кунаклар да үз өлешен кертә. Бүләк шул кадәр күп җыела ки, бәйрәм көнне барлык уеннарда катнашучыларга бирелеп бетәрлек түгел. Кабат-кабат уйнау, ярышлар, җыр-биюләр...
Ә уеннар... Ат чабышы гына ни тора. Өч-дүрт яшьлек сабыйдан алып ак сакаллы картлар, ак яулыклы әбиләр дә чабыш аргамагы талпынуына җилкенә. “Айт-һайт!”лары белән чабышчыларны дәртләндерә, әйдәли. Беренче килгән атның муенына сөлге, яулык, ситсы тагыла.
Элек-электән беренче килгәненә карый, иң артта калган атка аерым игътибар була. Әбиләр, хатын-кызлар мәйдан уртасына омтыла, атны сөя-сөя муенына, йөгәненә яулык, сөлгеләр тага. “Ат еламасын!” – диләр. Имештер, соңгы килгән бер ат, бүләксез калгач, күз яше белән елаган. Бер әби, моны күреп, башындагы яулыгын салып аңа бәйләгәч, рәхмәт әйткәндәй, баш каккан. Булыр, ат иң акыллы хайваннарның берсе бит ул.
Кыр эшләре алдынгыларын данлау, бүләкләр бирү тантанасы үтә. Алар бит – ел уңышына, ил киләчәгенә нигез салучылар. Көзен уңыш алу өмете аклану да алар хезмәтенә бәйле.
“Барыгыз да мәйданга! Милли көрәш башлана!” – батырларны әйдәләү авазы. Көрәш кечкенәләрдән башлана. Кодрәте беткән, әмма дәрте сүнмәгән ак сакаллы карт чыгып, кулына сөлге урап, чын батырларны чакыра: “Ә-ә, шөрлисеңме, кил әле, көч сынашыйк! Кая әле, бер әйләндереп салыйм, кабыргаң чыдам, билең нык булса гына чык!” кебек сүзләр белән бөкресен язып, эчкә батып кергән күкрәген киереп, мәйданны әйләнә. Билгеле, аңа каршы чыккан пәһлеван карт белән “алыша” башлый. Халык көлә, әйдәли: “Әйдә, әйдә, бирешмә, заманында Алып батыр кебек идең бит!” Шулай итеп көрәш башлана. Җиңгән батыр тәкәне муенына атландырып мәйдан әйләнә.
Сабантуйда күпме уеннар, ярышлар, җыр-биюләр... Катнашырга гына өлгер!