Яңа гына алмагач утыртып, аның янына тезелеп баскан бу гаилә - мәшһүр Хәйдәр Бегичевны тәрбияләгән җылы, нурлы оя. Мускулларын уйнатып, карашын бәгырь төбенә кадаган егет - яшь Хәйдәр. Аннан ерак түгел сеңлесе Халидә серле күзләреннән очкын чәчә. Бүген без аны ихлас күңелдән туган көне белән тәбриклибез һәм, аңа ияреп, сезне Нижгарга, Чүмбәлигә сәяхәт кылырга чакырабыз.
Әлеге тарихи фотода Халидә апаның әти-әнисе Аббас ага белән Рәшидә апа арткы планда, алдарак - аның әби-бабасы һәм туганнары. Сүз - җырчының үзенә.
"Балачакта без дүртәү - Хәйдәр абый, Әхмәт абый, Рәйхана апам, үзем бергәрәк үстек. Без уйнамаган бер уен да калмагандыр, бигрәк тә караган кинолардан отып, анда күргәнгә охшатырга тырышып, өзекләр уйный идек. Ә концертлар бирергә булсак, шулхәтле тырышлык белән әзерләнү бара ки, хәтта билетлар эшләп, утыргычларның номерын язабыз, репетицияләр бара, программа төзибез. Җыр да, бию дә, шигырь сөйләү дә, алып баручы да булырга тиеш, фокус, спорт номерлары да күрсәтә идек. Безне әби, бабай, әни, әти (эштә булмаса), күршеләр билетлар алып, утырып карыйлар иде. Бездән кечерәк дүртебез, Хамисә, Равил, Рәмилә, Рауза үсә-үсә безгә кушыла бардылар.
Әбиебез ике авылга бер тегүче буларак, бездән кеше дә өзелмәде. Ә үзебезнең өстә - иң матур күлмәкләр, физкультура дәресендә - яңа сатин формалар. Бер кисәк материалдан халат, күлмәк, кофта, итәк һәм башкаларын теккәнен күреп, исләрем китеп карап утыра идем, үсә башлагач, җиңел эшләренә ярдәмче дә булдым. Шулай, бу һөнәрне яратып, үзем дә тегүчелекне сайладым. Түбән Новгородта укыганда, мине, укуымны дәвам итеп, модельер булырга өндәделәр. Кая инде ул, тизрәк авылга кайтырга кирәк бит! Ә шулай да гомер буена кигән киемнәремнең 80 проценты - үзем теккәне, хәтта аяк киемнәре дә тегеп киям.
Бабай безне яраткандай, белмим, тагын кем шулай оныкларын яраткандыр? Аның горурлануы йөзендә күренә иде. Әле бит әти генә түгел, бабайның тагын бер улы, өч кызы бар. Кайсысына барса да, озак вакыт үтми, өемә, балаларыма кайтам, дип, аптырата торган булган. Бабайның төрле як авыллардан урыс, мокшы, чуваш дуслары күп булды. Чүмбәлидә бик зур базар була иде. Бабай бик кунакчыл булды, әби белән әни өстәл әзерли, базарга килгән дуслары кунак була, бабай зур горурлык белән оныкларын җырлата. Хәйдәр абыем оялчанрак, Әхмәт туганым кыюрак иде, шуңа ул башлап җибәрә, Хәйдәр абый кушыла. Ә аңа инде башлап кына җибәрергә булсын, җырларга тотынса, туктатып булмый! Шулхәтле кечкенә, нәзек баланың кайсы җиреннән көчле Моң агыладыр... Ул җырлаганда бер кеше генә түгел, тирә-яктан берничә кеше җырлый кебек тоела. Ә башлап җибәрүче Әхмәт абый күптән уенга тайган инде. Бабайның дуслары ашауларыннан туктап, авызлары ачып җыр тыңлый, ә бабасы башын тагын да горур югары тотып: "Ишеткәнегез бармы шундый илаһи тавышны? Тыңлагыз, бу - минем оныгым була!" - ди.
Бер хәл искә төште. Мунчага көянтәгә чиләкләр асып су китерәм. Ерактан карыйм: мунча яны тулы халык, аз гына калды, көянтәне ташлап, нәрсә булды дип йөгерергә. Тагын бер адым атлавым булды, ишетәм, сайрыйлар бит икәү мунчада, узып барган халык туктап, тыңлап тын калган. Ишекне шакып, чиләкләрне куйдым да: "Кеше җыйгансыз бит, туктагыз, оятсызлар!", - дип әйткән булдым. Ә үзем тагын-тагын аларны тыңлар идем әле..." - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Халидә апаның үзен дә "Их, җыры тиз генә бетмәсә ярар иде!" - дип тыңлыйсың. Искиткеч иманлы, күркәм гаиләдә тәрбия алу аны шәригать юлына алып килгән. Бәлки, шуңадыр, аның моңында, абыйсыныкы кебек, илаһилык бар.
Дусларның бер төрлесе - һава кебек, диләр, ул үзе күренми, әмма аннан башка яшәп тә булмый. Ерактагы якын дустыбыз, күңел кардәшебезгә кояшлы Башкортстаннан, меңәрләгән тамашачысыннан кайнар сәлам юллап калабыз!!! Туган көнең котлы булсын, сайрар кошыбыз!
Фото: Гаилә архивыннан.