Күренекле якташыбыз Фуат ГАНИЕВның тууына – 90 ел
Башкортстан гасырлар дәвамында татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен талантлы уллары һәм кызлары белән баетып торган иң бәрәкәтле төбәк булды. Татар филологиясе фәненә дә ул бик күп булачак галимнәрне тәрбияләп, гыйлем юлына бастырды. Мисалга Гата Исхакый, Нигъмәт Хәким, Нәкый Исәнбәт, Гази Кашшаф, Нил Юзиев, Ким Миңнуллин, Рамил Исламов кебек фән эшлеклеләренең исемнәрен атау да җитә. Алар арасында мәшһүр тел галиме Фуат ГАНИЕВ аерым урын алып тора. Аның хезмәтләре, ул төзегән сүзлекләр бүген дә укытучылар, журналистлар, татар телен өйрәнүчеләр тарафыннан һәрдаим файдаланыла. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта йөрү дәвере белән билгеләнә, дип әйтер идем мин. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз. Фуат ага да фәндә үлемсезлек юлына басты.
Фуат Әшрәф улы Ганиев 1930 елның 1 августында Салават районының Нәсибаш авылында дөньяга килә. Биредәге урта мәктәптән соң, 1949-54 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Аны “кызыл” диплом белән тәмамлагач, ул чордагы тәртип буенча, ике ел буена районда укытучы, мәктәп директоры булып эшләп ала. Соңыннан кабаттан Казанга килеп, 1959 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1959-62 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда биредә татар фигыльләрен тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. Шушы чордан алып аның бөтен гомере әлеге институт белән бәйләнгән. 1977 елда якланган докторлык диссертациясе исә татар әдәби телендә суффиксаль сүз ясалыш проблемаларын хәл итүгә багышланган. Фоат Әшрәф улы озак еллар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Соңыннан институтның лексикография һәм лексикология бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан педагогия университетында дәресләр алып бара, профессор дәрәҗә-сенә күтәрелә. Студентлары һәм коллегалары арасында тирән гыйлеме, кешелеклелеге, тигез мөгамәләсе белән дан казана.
Ф. Ә. Ганиевның гыйльми эшчәнлегендәге төп юнәлешләр – грамматика, татар телендә сүз ясалышы, урыс һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү һәм татар теленең орфография мәсьәләләре буенча эшләү булды. Аерым алганда, ул – татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300дән артык мәкалә авторы, урысча-татарча һәм татарча-урысча, татарча-төрекчә һәм төрекчә-татарча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20дән артык капиталь сүзлекнең фәнни мөхәррире һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни мөхәррире һәм төп авторларыннан берсе. Фуат Ганиев педагогик, иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнде. Аның фәнни җитәкчелегендә татар теле белеме буенча 30дан артык докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре якланды.
Фуат Әшрәф улының гыйльми-педагогик эшчәнлеге дәүләт тарафыннан лаеклы бәһаланды. 1970 елда ук ул “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медаленә, 1989 елда – “Татарстан АССРының атказанган фән эшлеклесе”, 1996 елда “Русиянең атказанган фән эшлеклесе” мактаулы исемнәренә лаек булды. Тел гыйлеме өлкәсендәге фундаменталь хезмәт – “Татар грамматикасы” өчтомлыгының автордашы һәм мөхәррире буларак аңа 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе бирелде. Ул шулай ук Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты иде.
Фуат Әшраф улының исеме Татарстанда гына түгел, Русиядән читтә дә мәгълүм. Төрки дөнья аны үзенең тормышын төрки-татар тел белеме проблемаларын өйрәнүгә багышлаган олпат тел белгече, үзенең фәнни мәктәбенә нигез салучы һәм илһамландыручы буларак белә. 1992 елда ул – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхәррир әгъзасы, 1999 елда Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы итеп сайланды, 2000 елда Төрек лингвистика җәмгыятенең чит илләрдәге әгъзасы, Америка биография институтының советнигы итеп билгеләнде. Төрек телендә нәшер ителгән “Төрки телләрнең гомуми грамматикасы” икетомлыгын төзүгә дә ул зур өлеш кертте.
Фуат Әшрәф улының Татарстанда телләр сәясәтен тормышка ашырудагы, татар теленең статусын күтәрүдәге хезмәтләре турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Ул киңкырлы белемгә ия галим булып кына калмады, татар телен саклап калуга, аны өйрәнү һәм үстерүгә гаять зур өлеш кертте. Галим татар телен саклауга юнәлтелгән программалар әзерләү буенча иҗтимагый төркемнәр эшендә актив катнашты, “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законның автордашы булды. Фуат Ганиев милли күтәрелеш елларында бер төркем галимнәр белән бергә Югары Совет утырышларында, татар теле язмышын кайгыртып, күпсанлы ялкынлы чыгышлар ясады. Шул чорларда килеп туган законнарны татар һәм урыс телләрендә бер дәрәҗәдә кабул итү мәсьәләсен хәл итү юллары да аның катнашлыгында ачыкланды. Законнарны тәңгәлләштерү утырышлары эшендә дә ул актив катнашты, законнар чыгаруда татар телендәге күп кенә терминнарны гамәлгә кертеп җибәрде. Бу татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүдә бик мөһим, тарихи эш иде. Галимнең ялкынлы чыгышлары институт, вуз аудиторияләренә генә сыймады, ул туган телне саклауның әһәмиятен аңлатып, матбугат аша да халкыбызга бик күп мөрәҗәгатьләр ясады.
Күренекле галим, педагог, милләтпәрвәр Фуат Ганиевның тынгысыз йөрәге 2016 елның 28 февралендә 86нчы яшендә тибүдән туктады. Аның фәнни мирасы бүгенге милли телләрне изеп китүче глобальләшү чорында аерым әһәмияткә ия. Татар лингвистикасының иң яңа тарихында тулы бер дәверне үз эченә алган зур казанышлар авторының данлы исеме беркайчан да онытылмас, дип ышанабыз.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.