+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
4 Сентября 2020, 03:58

Күңеле – таңдай нурлы

Аны Себернең кырыс җилләре дә, үзәк өзгеч салкыннары да өшетә алмаган.

Аны Себернең кырыс җилләре дә, үзәк өзгеч салкыннары да өшетә алмаган.

Башкалада узган мәдәни чараларда сез дә күргәнегез бар аны. Кырын салган калфагы башка беркемнекенә дә охшамаган, күлмәге өстеннән хәситә буылган, ә кайчак аның урынына челтәрле күкркәчә салынган. Баш түбәсеннән аяк очына кадәр бер нур белән чорналган бу ханымы беренче тапкыр күргәч тә аны күптәнге таныш кебек кочаклап аласы килә, аз гына аралашсаң да инде “син”гә күчәргә дә була сыман. Ниндидер җанга рәхәт бер җылылык бөркелә үзеннән. Римма Әминеваны кул остасы, тел бистәсе, җырчы, бакчачы, тарихи мирас туплаучы, тагын әле бихисап күпкырлы соклангыч шәхес итеп белүчеләр өчен аның ничек итеп мондый камиллеккә ирешүен белү кызыклы булыр. Ә үзе белән якыннан таныш булмаучылар өчен бу язмышта – ил тарихы...

“Сөенчегә – сарык!”

Аның әтисе Нәбиәхмәт Сөләйман улы 1920 елда Благовар районының Шәмәй авылында туган. Яше җиткәч, армия хезмәтенә алынган. 1938 елда солдат шинеле кигән егеткә аны салырдан элек мең газаплы юл үтәргә туры килгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, рядовой Нәби Сөләйманов Власов командованиесендәге армиягә эләгә. Армия таркалганда командирлар һәм солдатларның бер өлеше качып котылырга була. Нәби дә, яралы командирын аркасына салып, Польша чигендәге урманда яшеренергә мәҗбүр була. Әмма ачлыкка түзә алмыйча, ул урманнан чыгарга, якындагы бер авылга барып, бакчадан бәрәңге урларга уйлый. Шунда хуҗа килеп чыгып, аның битенә чыбыркы белән сыдыра, аңын югалткан солдатны фашистларга тотып бирә. Шулай итеп, яралы командир урманда ялгызы кала, ә Нәби Норвегиядәге фашист концлагерена юл ала. Анда мең газап чигеп, сугыш азагында азат ителә. Ә аннан кая булсын инде юл, Магаданга, әлбәттә...
“Магаданда тайга урманнары,
Шул урманда аю көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!” – дип язган шул юлларны узган Гамил Афзал. Аю кадәр аю көрсенерлек авырлыкларга да түзә адәм баласы...
Ә бер көнне Нәби колоннада барганда кон­войларның берсенең: “Есть тут кто-нибудь из Башкирии?” — дип кычкырганын ишетә. Соңыннан бил­геле булуынча, аларның күрше авылыннан хезмәт итәргә килгән егетнең кем беләндер татарча сөйләшәсе килә. Шулай итеп, тоткын белән аның сакчысы дуслашып китәләр...
Бу вакытта Нәбинең авылга бер хәбәре дә барып җитми, якыннарына аның исәнме, үлгәнме икәнлеге дә билгеле булмый. “Без права переписки” шарты белән хөкем ителгәннәрнең язмышы шулай була. Ә хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтып киткән якташы аның исән булуы турындагы хәбәрне туганнарына юллый. Иң беренче булып ул Нәбинең икетуган сеңлесенә барып ирешә. Ул аны тизрәк улын көтеп тилмергән анага илтеп тапшыра. Ә анда аңа сөенчегә сарык әйтәләр! Ул елларда бик зур мөлкәт була бу, билгеле. Шуңа күрә башта хәбәрнең дөреслеген тикшереп карарга булалар. Хәбәрне алып кайтучыга ике фотосурәт алып баралар, берсендә – Нәби, икенчесендә – абыйсы. Башта икенчесен күрсәтәләр. Күрше авыл егете: “Мин мондый кешене күргәнем булмады”, – ди. Икенчесендә үзе саклаган тоткынны таный. Шулай итеп, сөенче сарыгы яңа хуҗасына китә...
Нәбине 1952 елда аклыйлар һәм азат итәләр. Туган авылына ул 1955 елда гына кайта ала әле. Тагын өч елдан хатыны, өч баласы белән бөтенләйгә кайтуга ирешә. Ул еллардагы юклык-кытлык Нәбиәхмәт аганы янә Магаданга китеп, ике ел эшләп кайтырга мәҗбүр итә. Нәкъ ун елдан соң аның үпкәләрендә яман шеш табалар. Бер еллап азаплангач, 1969 елда, 49 яшендә ул дөнья куя. Үләр көнне балаларын җыеп, болай ди:
– Бүген мин китәм инде, балалар. Карагыз аны, елап калмагыз. “Теге”ндә булганда мин, Туган илгә кайтып, ике генә ел яшәсәм дә үкенмәс идем, дип уйлый идем. Ә чынында 11 ел яшәдем! Бик канәгать булып китәм, барыгызга да бәхиллегемне бирәм.
Шулай тәмамлана аның җирдәге мең михнәтле тормыш юлы.

“Колосок” корбаны Сания-Тәлига

Римма Нәби кызының әнисе Сания Сәлим кызы 10 яшенә кадәр Тәлига Имаметдин кызы була. Монда да мең михнәтле ил тарихы чагыла...
Ул 1924 елда Калтасы районында хәлле генә гаиләдә дөньяга килә. Утызынчы еллар башында әтисенә “кулак” мөһере сугып, гаиләсе белән сөргенгә Түбән Тагил шәһәренә озаталар. Әмма анда барып яши башлагач, инде кияүгә чыгарга өлгергән Зәйтүнә апасына туган якка кайтып китәргә рөхсәт бирәләр. Ул төпчек сеңлесе Тәлиганы үзе белән алып кайтырга була – пароход каютасындагы сәке астына яшерә. Ә кайтып җиткәч, кирәкмәгән сораулар тумасын өчен аның исемен алмаштыралар һәм ул Сания Сәлим кызы булып китә.
Әмма “кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый” дигәннәре яшь кыз язмышына да кагыла. Көне буена басуда эшләп, кайткач ашарына булмыйча, ачлыктан интеккән ике дус кызы белән алар һәркөнне берсе берәр уч бодай алып кайтырга килешәләр. Саниянең чираты җиткәч, кызлар бу хакта тиешле урынга хәбәр итә. Аны оегына кыстырылган бер уч бодай өчен халыкта “Колосок” дигән исем алган 58нче статья белән Магаданга озаталар. Анда инде язмышы Благовар егете Нәби белән бәйләнә.

“Бирешәсем юк, мин – Магадан кызы!”

Римма Нәби кызы — менә шушы яралы язмышлы ике кешенең уртак сөю җимеше. Ата-ана назына күмелеп, аларның яраткан баласы булып үссә дә, Магаданның салкын җилләре аның барыр юлларына күп тапкырлар киртә салырга тырыша. Мәктәптә укыганда укытучылар, кычкырып әйтмәсә дә, мөгамәлә иткәндә барыбер салкынлык күрсәтә. Шуңа күрә Римма үзенең беркемнән дә ким булмавын, хәтта күп очракта алдан баруын һәрдаим исбатлап тора. Кечкенә буйлы булса да, баскетбол командасында да осталык күрсәтә, ә җиңел атлетика, чаңгы ярышларында аңа җитүче булмый. Чигә, бәйли, тегә, концертларда катнаша, һәр җирдә дә ул алдынгы, үзенчәлекле бер чагу “йолдыз” була.
Уфада махсус белем алгач, ул хезмәт юлын бизәүче-рәссам булып башлый. Һәрдаим белемен камилләштереп тора, зур уңышларга ирешә.
Хаклы ялга чыккач, аның тормышына бу халәте яңа сулыш өргәндәй була. Ул иҗтимагый тормышта кайнап яши. Башкаланың “Ихлас” мәчете янындагы чәчәкләрне күргәнегез бармы? — Күбесе аныкы. “Нур” театры актрисаларының кайберләрендә үзенчәлекле калфакларга таң калганыгыз бармы? — Ул чиккән. “Сәхибҗамал”, “Рәйхан” иҗтимагый оешмалары үзәгендә кем кайный дисәгез, анда да ул. Дим бистәсендәге даны республикага таралган 13 санлы китапханәдә оста куллылар түгәрәген озак еллар җитәкләүче дә шул ук Римма Нәби кызы. Ул яшәгән йортның капка төбеннән үк сезне әкият геройлары каршы ала, ә йортның эче милли музейны хәтерләтә.
– Мин тормышны, кешеләрне яратам, дисәм, “Америка” ачу булмас, әлбәттә, – ди ул. – Әмма тулыканлы яшәеш өчен беренче карашка гадәти булып тоелган шушы халәт кирәк. Әгәр күңелгә ачу, нәфрәт, көнчеллек кебек кара күләгәләр үтеп керсә, күздәге очкын сүнә, аларның нуры бетә. Ә нурсыз күзләр, караңгы йортның тутык ишекләре кебек, ялкау гына шыгырдап ачылгандай була да, күңелдә шом калдырып, тизрәк ябылу ягын карый. Хатын-кызларыбыз чыннан да гүзәл зат булсын өчен нур чәчеп торсын иде. Моның өчен күз алдында чәчәкләр, нәкышлы чигү әйберләре, матур эшләнмәләр булуы да кирәк. Күңел җырлап торуга ни җитә?! Нурлы булыйк әле, гүзәл затлар!
Өстәп ни генә әйтерсең... Халисә Мөдәрисова барыбызга да үтә якын шигырен үзе турында гына яздымы дисәң, юк шул, аның нурын ул Римма Нәби кызыдай затлардан да алган икән.

Мин — хатын-кыз, әле шундый чагым:
Җырлы чагым, моңлы, бәһале.
Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,
Әйтерсең лә бәллүр аһәңе!

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас