+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
5 сентябрь 2020, 06:35

Грант яңа мөмкинлекләргә юл ача!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Музей-белем бирү комплексы” ачылды.

Агымдагы елда республикада Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә субсидия төрендә грантлар бирүгә конкурс үткәрелде. Конкурста төбәкнең 12 белем бирү оешмасы җиңүче булды. Алар арасында Уфаның 65нче Татар гимназиясе дә бар. Белем учагы “Татар телен саклау һәм үстерү һәм музей-белем бирү комплексы нигезендә мәдәниятара аралашуны тәрбияләү” проекты белән җиңү яулады һәм 1 миллион сум грант отты.

Бүген гимназия тормышында истәлекле вакыйга булды. Уку йортында тантаналы рәвештә әлеге грант нигезендә булдырылган “Музей-белем бирү комплексы” ачылды. Чарада Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров, Уфаның фәнни-мәгълүмати үзәге методисты Зөлхизә Вәлиуллина һәм үзәкнең милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Сәрия Рәхмәтуллина катнаштылар.
- Балаларга халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләре нигезендә белем һәм тәрбия бирү, тарихны, традицияләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнү - аларның белемнәрен тирәнәйтә, дөньяга карашларын киңәйтә, милли горурлык хисләре уята. Гимназиядә боларны чынга ашыру мәйданы – ул музей-белем бирү комплексы. Без мәктәп музееның консерватив идеясеннән баш тарттык һәм аны мәгълүмати-коммуникацион технологияләр ярдәмендә интерактив иттек. Хәзер биредә проект, тикшеренү һәм иҗат эшләре белән шөгыльләнергә, фәнни конференцияләр оештырырга, татар теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияты дәресләрен үткәрергә мөмкин, - диде тантананы ачып, гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова.

Әйткәндәй, 65нче гимназия элек-электән “Мирас” этнографик музее белән дан тота. Моннан 24 ел элек исеме киң билгеле укытучы, күпсанлы дәреслекләр авторы Лена Гайнетдинова башлангычы белән оешкан музейда бүген, педагогик коллектив, укучылар, ата-аналар тырышлыгы белән, шактый зур коллекция тупланган. Мәктәп музее тарихи экспонатларга бай, экспозицияләрнең эчтәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Хәзер исә грант нигезендә ул интерактив техника, заманча корылмалар, милли костюмнар белән баетылды. Гимназиянең интерактив музей-сайтын булдыру исә виртуаль экскурсияләр үткәрү мөмкинлеген бирә. Әлбәттә, конкурска проект тәкъдим итүче команда – Башкортстанның атказанган укытучылары, гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Насыйрова, мәгариф отличнигы Асия Ногыманованың хезмәте зур ихтирамга лаек. Укучыларга белем бирүдә, телне өйрәтүдә этномәдәни компонентлардан уңышлы файдаланучы белем учагында бүгеннән яңа мөмкинлекләр ачыла, шартлар тудырыла.
Тантаналы чараны гимназиянең йөзек кашы булган коллективлар - “Ләйсән” фольклор ансамбле (җитәкчесе Чулпан Бариева) һәм “Бәйрәм” бию ансамбле (җитәкчесе Айрат Нәбиуллин) чыгышлары бизәде.
Әлеге чара турында тулырак “Кызыл таң” гәзитенең алдагы саннарында укыгыз.

Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас