+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
15 сентябрь 2020, 10:43

Хуш, Хәмдүш...

Яратып, үз итеп, яшь арасын уйламыйча тиң итеп, олы хөрмәт белән шулай дәшә идек аңа. 25 августта гына сөйләшеп, эч серләрен бүлешкән идек. Соңгы юлга озатканда үзе белән янә бер "әңгәмә" корырга булдык.

Яратып, үз итеп, яшь арасын уйламыйча тиң итеп, олы хөрмәт белән шулай дәшә идек аңа. 25 августта гына сөйләшеп, эч серләрен бүлешкән идек. Соңгы юлга озатканда үзе белән янә бер "әңгәмә" корырга булдык.


Таңда кергән төштән соң...


– Апай, кара әле, беркемгә дә әйтми,
Кайттым да киттем бит әле мин....
– Шул булырсын инде... Ни көтәргә –
Кинәт чыккан буран инде син.


– Әҗәлетдин әйтте: “Иң кирәген ал,
Озак тормыйм, анда көтәләр!”
– Алырга соң алтын бар идеме,
Биргән чәчәкләрдән көлтәләр?


– Алдым әле, берсен калдырмадым,
Алкышларның алдым “каты”сын,
Мин сәхнәгә чыккач, нурга тулган
Карашларның алдым яктысын.


Беләсеңме, авыр булды, диеп,
Кайчак сүктем тормыш юлымны.
Әҗәл учын ачкач, уйладым да,
Икеләнми салдым кулымны.


Мин бит белеп тордым,
Сәетгали кызы
“Борай көе” белән дан алды.
Мең җыр җырлап,
Бер көн килеп,
Туган якта
Исемемә халык таң калды...


Кара аны, миннән соң да гелән
Матур яшәң, пазур китермәң!
– Юк инде, юк... Беркөн кайтып,
Арт сабагын укытып бетермәң...


Хушлашмыйча киттең, дисәм,
Әл дә бар бит таңда кергән төш!
Башың кадерледә, очсызланмый,
Үзәк өзеп киттең. Хуш, Хәмдүш...


Резида ВӘЛИТОВА.


Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас