Хабаровск крае дәүләт архивы сайтында “Маньчжуриядә Русия эмигрантлары” биобиблиографик белешмәсе булдырылган.
1934 елның 28 декабрендә Харбин шәһәрендә махсус орган - Русия эмигрантларына карата махсус административ вәкаләтләр бирелгән эмигрант даирәләренең күренекле вәкилләреннән төзелгән “Маньчжурия империясендә Русия эмигрантлары эшләре буенча бюро” (БРЭМ) оештырыла. Бюрога Маньчжу-Ди-Года яшәүче Русия эмигрантларының матди һәм хокукый хәлен ныгыту, эмигрантларга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Маньчжу-Ди-Го хөкүмәте белән элемтәләр урнаштыру, эмигрант мәсьәләләрен хәл итүдә япон администрациясенә ярдәм күрсәтү функцияләре йөкләтелә.
Хабаровск крае дәүләт архивы сайтында (https://gakhk.khabkrai.ru/projects/brem/) “Маньчжуриядә Русия эмигрантлары” биобиблиографик белешмәсендә урнаштырылган Бюро документлары аның барлыкка килү тарихын, 1934 елның декабреннән 1945 ел ахырына кадәр аның төрле яклы эшчәнлеген чагылдыра. Әлеге база шәхси эшләрнең эзләү мәгълүматлары белән Русия эмигрантларының электрон алфавит каталогын тәкъдим итә.
Эмигрантлар арасында татарлар бик күп. Архив сайтында “татарин”, “тюрко-татарин”, “магометанство”, “Уфимская губерния” сүзләрен язып яисә исем һәм фамилия буенча якташларыбызны, татар мөһәҗирләрен табарга мөмкин.
Сайттан мин якташыбыз Мәрьям һәм Хәсән Арслангәрәйләр турында фотосурәтләре белән мәгълүматлар таптым: “Арслангарей Хасан, родился 10 мая 1896 г. в деревне Юкали Кулова Бирского уезда Уфимской губ.; вероисповедание – магометанское, национальность – тюрко-татарин. Образование – 1907-09 гг. – национальная начальная школа в деревне Юкали Кулова. Профессия – коммерсант. Место службы – г. Синьцзин, владелец магазина “Уфа Тоокай”. Прибыл в Маньчжурию 30.12.1922 из Новокиевска в Герин через Хунь-Чунь. Политические убеждения – националист. Состоял членом общества “Идель-Урал”. Был призван на военную службу в 1915 г. в 16-ый Сибирский стрелковый полк. Принимал участие в Великой войне в 1915-18 гг.; в Гражданской – в 1919-22 гг.; в Ледяном походе. Семейное положение – женат. Жена - Арслангарей Мариям (24.08.1914 г.); сын – Фатхульджаннат ([1935] г.р.); дочери: Зулейха ([1937] г.р.), Лайлия ([1938] г.р.), Сабира ([1940] г.р.), Нурия ([1942] г.р.).
Арслангарей Мариям родилась 24 августа 1914 г. в городе Благовещенске; вероисповедание – магометанское, национальность – тюрко-татарка. Образование – 1921-24 гг. – национальная начальная школа в городе Благовещенске; 1932 г. – высшее начальное училище в городе Харбине. Домохозяйка. Прибыла в Маньчжурию 20.06.1926 из Благовещенска через Сахалин. Политические убеждения – националистка. Состояла членом общества “Идель-Урал”.