Нәрсәнеме? Үзе башкарган җырларны башкалар җырлаганны.
- Репертуарымда Хәмдүнә апаның да җырлары бар, мәсәлән, «Чияле тау», мин аны узган елда да җырладым, быел да җырларга исәп. Миңа аны Хәмдүнә апа үзе исән чагында бирде. Ул - минем әниемнең гомер буена җырлап йөргән бердәнбер җыры. Хәмдүнә ападан берничә ел рәттән сорадым, «Соң, балакаем, үзем исән-сау, концертларда җырлап йөргән чагымда син дә җырласаң, матур булмас бит инде ул", - диде.
Аннан соң узган елда Хәмдүнә апа үзе килеп әйтте, «Cин, Илсөя, булмаса, җырла әле теге җырны. Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама, алай җырлый белмисең, әниең кебек кенә җырла», диде. Һәм мин аны әнием кебек әкрен генә җырладым, бу миңа Хәмдүнә апаның шундый бүләге булды, - дигән Илсөя Бәдретдинова "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.
Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның үлемсез репертуарында 1000гә якын җыр бар, шуларның 200дән артыгы - халыкныкы. Шушы затлы мираска сак кагылсыннан иде заман җырчылары.
Фото: "ВКонтакте"