Конференциядә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, республика Фәннәр академиясе рәисе Әлфис Гаязов, Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институты директоры Александр Дегтярев катнашачак.
Галимнәр тикшерәчәк мәсьәләләрнең даирәсе киң: XVII гасырдагы этник тәңгәллек билгеләреннән алып башкорт телен һәм аның диалектларын Lingvodoc платформасы аша өйрәнүгә кадәр.
Конференциядән соң, икенче көнне галимнәр Бөтендөнья башкортлар корылтаеның киңәйтелгән утырышы комиссиясендә катнашачак. Анда башкорт халкы тарихы тикшереләчәк.