Ханты-Манси автономияле округы башкортларының тарихи-мәдәни үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен башкорт халык әкиятләренә багышланган викторина узды. Бу очрашуны оештыручы – Сургут шәһәре якшәмбе мәктәбенең башкорт теле укытучысы Гөлсирә Әбдрәшитова.
Тарихи-мәдәни үзәкнең баш белгече Динә Бүләкова әйтүенчә, чарада катнашучылар белемнәрен күрсәтеп кенә калмаган, күп нәрсәгә өйрәнгән дә.
- Ата-аналар өчен сораулар авыррак булды, алар танылган шәхесләр, тарихи даталар һәм Башкортстан топонимикасы белән бәйле иде. Ата-аналар да, балалар да уен-викторинадан канәгать калды, - ди Динә Бүләкова.
Сургут шәһәрендә башкорт якшәмбе мәктәбен оештыручы, күп проектларга спонсор ярдәме күрсәтүче яшь эшкуар Айнур Сәгыйтов мәгариф үзәгендәге эшчәнлек белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Фото: Управление образования Администрации городского округа город Уфа.