Әлеге вакытта 553 сүз тәкъдим ителгән.
Башкорт теленең иң матур яңгырашлы сүзе өчен гомумхалык тавыш бирү дәвам итә. Хәзерге вакытта 553 сүз тәкъдим ителгән.
Исегезгә төшерәбез, анда башкорт телен яратучы һәркем катнаша ала. Үзеңә ошаган сүзне 15 ноябрьгә кадәр bashslovo.ru сайтында тәкъдим итәргә мөмкин. 22 ноябрьдә проект сайтында тәкъдим ителгән 12 сүз халыкка җиткереләчәк һәм тавыш бирү башланачак.
Бүгенге көндә 12 сүз әлегә шулай күренә:
1. Әсәй
2. Мөғҗизә
3. Атай
4.Берҙәмлек
5.Рәхмәт
6.Башкортстан
7.Ватан
8.Мөхәббәт
9.Һаулыҡ
10.Йәнтөйәк
11.Изгелек
12. Бала.
Русия төбәкләрендә аналоглары булмаган “Иң матур башкорт сүзе” проекты “Медиаформат” киңкүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыру буенча балалар-үсмерләр үзәге һәм “Телешко” балалар телевидениесе мәктәбе, Башкортстан гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды булышлыгы белән, шулай ук Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалы белән берлектә республика Башлыгы грантына тормышка ашырыла.
Иң матур башкорт сүзенең тамашасы Башкорт теле көнен бәйрәм иткәндә узачагы билгеле.
Проектның авторы - режиссер, продюсер, “Телешко” балалар телевидениесе мәктәбе директоры Рөстәм Аднабаев.