+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
20 ноябрь 2020, 17:47

Радий Хәбиров “Кәрим Хәкимовның тере китабы” белән танышты

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә булды, анда ул «Абдул-Азиз һәм Кәрим: геройлар вакыты» комиксын тәкъдир итүдә катнашты.

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә булды, анда ул «Абдул-Азиз һәм Кәрим: геройлар вакыты» комиксын тәкъдир итүдә катнашты.

Проект күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышланган. Башкортстанда туып-үскән егет Якын Көнчыгышта һәм Согуд Гарәбстанында совет дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклаучы вәкил буларак ил тарихына керә.

- Кәрим Хәкимов - искиткеч язмышлы кеше. Күпләргә ул Башкорт академия драма театрының «Кызыл паша» легендар спектакле буенча билгеле, – диде Радий Хәбиров. - Безнең республикада күренекле якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп нәрсә эшләнә. Бүгенге чара - Башкортстан тарихын саклау буенча зур эшебезнең бер этабы.

«Кәрим Хәкимовның тере китабы» проектын Башкортстан Башлыгы грантына төбәк китапханәләре ассоциациясе тормышка ашыра. Проект кысаларында Башкортстанда беренче тапкыр «Абдул-Азиз һәм Кәрим: геройлар вакыты» комиксы башкорт һәм урыс телләрендә нәшер ителә. Бу укучыларга башкорт телен һәм ватандашлар тарихын стандарт булмаган һәм заманча формалар аша өйрәнүдә өстәмә мөмкинлек бирә.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, идея Согуд Гарәбстанында да хупланган. Чит ил партнерлары үтенече буенча комикс шулай ук гарәп телендә чыгачак.

Моннан тыш, презентациядә катнашучылар Кәрим Хәкимовка багышланган «Онытылган паша» яңа нәфис фильмының беренче тамашачылары булды. Продюсер Владислав Йосыпов картинаны булдыру һәм совет дипломаты истәлеген мәңгеләштерү буенча ниятләре турында сөйләде.

Радий Хәбиров Милли китапханәне караганда бинаны реконструкцияләү проектын әзерләргә кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан
Читайте нас